«Кая гына бармасын, татар хатын-кызлары ирләр ярдәмен тоеп укып чыкканнар»

«Реальное время» продолжает говорить по-татарски: сестра Асгата Сафарова о нелегкой судьбе татарских женщин

В преддверии женского праздника историк, кандидат исторических наук Тамина Биктимирова рассказала о том, как татарские женщины в начале ХХ века учились в европейских университетах и учили своих мужей любить татарский народ. Вместе с тем она в беседе с корреспондентом «Реального времени» вспомнила нелегкую судьбу женщин в годы Великой Отечественной войны, на плечи которых легла вся тяжелая работа — именно этот подвиг и заставил ученого изучать судьбу татарских женщин.

«Бүгенге көндә дусларым, бергә эшләгән иптәшләремнең, туганнарымның җылылыгын тоеп яшим»

— Үзегез турында сөйләп үтегез. Тумышыгыз белән кайсы яклардан, кайда укыдыгыз?

— Мин Совет чоры баласы – 1940 елда тудым. Башта үзебезнең Әтнә районы Яңа Шимбәр авылында укыдым, җиде еллыкны Түбән Көек авылында бетердем, Күлле-Киме мәктәбендә ун сыйныфны тәмамладым. Аннан соң өч ел төзелештә эшләдем, чөнки минем паспортым юк иде, мин укырга керә алмадым. Укырга керергә минем мөмкинчелегем дә юк иде: без ялгыз әнигә өч бала идек. Мин төзелештә йөк ташучы булып эшләдем. Аннан соң штукатур-маляр булып эшләгәндә аркамны сындырганнан соң Казанга Педагогия институтына укырга килдем. Теләгем минем — татар теле һәм әдәбияты укытучысы булу иде. Тукай, Такташ шигырьләре белән дәресләр бирергә хыяллана идем, чөнки Габудулла Тукайның балалар өчен язган барлык шигырьләрен күңелдән белә идем. Мин укуны тәмамлаганда, Казанда татар мәктәпләре беткән иде. Мин Казан егетенә кияүгә чыктым, Казан авиация институтының китапханәсендә эшли башладым. Аннан КПСС тарихы кафедрасына күчтем. Башта мин анда лаборант булып эшләдем, уку процессын оештыру эшләрен башкардым. Әкрен-әкрен кичке бүлектә укучы студентлар өчен дәресләр, семинарлар алып бара башладым. Аннан соң укытучы булып күчтем, диссертация якладым.

Диссертациянең темасы «1920-26 елларда Идел буе республикаларында хатын-кызларны социалистик төзелешкә тарту» иде. Ул вакытта без хатын-кызлар шулай белем алганнар, эшкә килгәннәр, ирләр белән бертигез хезмәт хакы ала башлаганнар дип бик куана идек иде. Бу инде тырнак җәяләр эчендә әйтелә торган сүз. Шулай булса да мин Казан авиация институтында 26 ел дәвамында укыттым. Бу елларны хәзерге вакытка кадәр сагынып искә алам, чөнки Авиация институтының абруе шулкадәр зур, бер урынга ун җидешәр кеше дәгъва итә иде. Ул студентларны үз фәнеңә җәлеп итү, аларны тарту, алар өчен дәресләрне оештыру өчен күп укырга, куп нәрсәне белергә туры килә иде. Иң бәхетле елларым минем шушы Авиация институтында эшләү белән бәйле.

КПСС тарихын укыту беткәч, мин дүрт ел Конгресста чит илләр, чит төбәкләр белән бәйләнешләрне төзү буенча эш алы бардым мин. Аннан соң Тарих институтына килдем. Монда мин бик яратып эшләдем. Яратып эшләвемнең мәгънәсе – мәгариф тарихын өйрәнү. Мәгариф тарихын өйрәнүне Фәрит Мирза улы Солтанов җитәкләде. Ул эшне бик матур итеп оештыра белде, аның белән эшләү бик рәхәт булды. Соңгы елларда без педагогик фикер антологиясе өстендә эшләдек, борынгы заманнардан ук килгән педагогия тарихын, андагы галимнәребезнең хезмәтләрен өйрәндек. Шулай итеп безнең ике томлык антологиябез дөньяга чыкты. Мин репрессияләнгән шәхесләр турында күп яздым. Аларның эшләрен өйрәнгән вакытта мин татар халкының бөеклеген, нинди зур шәхесләренең барлыгына соклана идем. Әмма аларның вакытсыз киселгән гомерләрне җәлләп елап җибәрә идем. Бер генә мисал китерим. Литва татары Якуб Богдановичның «Татар һәм башкорт балаларына рус телен методикасы» дигән китабын мин кисеп укыдым, моңа кадәр аны кисеп тә кармаганнар иде. Кисеп укыдым да, елап җибәрдем. Әгәр шушы методика буенча рус телен өйрәнгән булсак, без инде рус балаларын рус теленә өйрәтә алган булыр идек. Русларның күбесе диалектлар белән сөйләшә бит.

Эшемнән мин кәнагать. Ходай Тәгалә биргән язмышымнан зарланмыйм. Минем улым фаҗигагә эләгеп вакытсыз дөньядан китте. Әгәр дә минем улым исән булган булса, дөньяда миннән дә бәхетле хатын булмаган булыр иде.

— Шулай ук гаиләгез турында сөйләп үтегезче. Аңлавымча, Әсгать Сәфәров сезнең энегез?

— Әсгать белән без әтиебез ягыннан гына бертуган, әниләребез башка безнең. Шулай булса да Әсгатьнең беренче балалык еллары безнең гаиләдә үткән. Әни бик ярата иде аны. Әсгатьнең әнисе укытучы булгач, әти дә күрше авылга эшкә йөргәч, безнең әби – әтинең әнисе – Әсгатьне күтәреп безгә керә иде. Биш яшенә кадәр Әсгать безнең гаиләдә үскән шикелле үсте. Шуларны искә төшерептер инде, Әсгатьнең ярдәмен тоеп яшим, Алланың биргәненә шөкер.

Бүгенге көндә дусларым, бергә эшләгән иптәшләремнең җылылыгын тоеп яшим, Аллага шөкер. Бөтен җәмәгать эшләренә актив катнашып йөрим бүгенге көндә.

«Элеккеге вакытның зыялы шәхесләрен, аларның хатын-кызларга булган хөрмәтле мөнәсәбәтен кайтарыр идем»

— Нигә хатын-кызлар белән бөйле теманы сайладгыз? Бу темага ничек кереп киттегез?

— Әйткәнемчә, без — сугыш чоры балалары. Безнең әниләрнең, сугыш чоры хатыннарының бөтен авырлыгы безнең күз алдында үтте. Балаларны ашатасы, аларны карыйсы бар, ә хөкүмәттән бернинди ярдәм юк. Карап торганнары — шул бәрәңге бакчасы, сыералары булганнарның – сыер. Әнигә рәхмәт – сыер асрады, без ул кадәр ачлыкны күрмәдек. Әмма ачтан шешенеп үлүчеләр озаталр иде.

Шушы авыл хатыннары җигелеп, башта ашлыкны элеваторга илтәләр иде. Яз көне шул ук ашлыкны кире күтәреп ташыйлар иде. Инде чана юлы өзелгән, күп җирләрдә сулар. Бервакытны Кыркачи станциясенә илттек шул ашлыкны, аннан соң яз көне кире алып кайткан вакытта шпалларга басып тимер юл буенча килә идек дип сөйли иде әни. Безнең арттан кешеләр килде, станциядә куып җитте дә, без юл кырыена чыгып бастык дип искә төшерә иде ул. Шуннан соң эшелондагы солдатлар бер-бер артлы сикереп төшә башлаганнар. Өлкәнрәге аларга команда биреп тезелергә кушкан да, аларның каршына тезләнеп «Спасибо» дип әйткән.

Ел саен телевизордан Җиңү бәйрәмнәрен күрсәтә башладылар. Әни һәрвакыт елый иде. "Әни, 30 ел буена шушы сүзне тыңлаганда син елыйсың", — дип сорадым мин аңардан. «И бала, без ул рәхмәтне ишеткән кешеләрмени сугыш елында», — дип җавап бирде ул.

Алар өстенә төшкән авырлыкларны әйтеп бетерә торган түгел. Хәтеремдә, без ул вакытта әле ике бала идек, әби авыру – өч кеше без дизентерия белән авырып ятабыз. Әнине Сослангир урманына эшкә, урман кисәргә куалар. Миңа өченче яшь, апама алтынчы яшь, әби җитмешкә җиткән. Әни кычкырып-кычкырып елый, «Сезне кемгә калдырыйм» ди. Моны районнан килгән вәкил күрде, әнинең хәлен аңлады һәм бу юлы әнине Сослангир урманына җибәрмәделәр. Урманга киткән булса, әни шунда үлгән булыр иде. Күп кешеләр ул вакытта үлде, ул Сослангир тарихын сез беләсез. Әни үзебезнең сыерны җигеп тә ашлык ташыды, иң авыр эшләрдә эшләде.

Менә шул хатын-кызларга хөрмәт йөзеннән мин Бөек Ватан сугышы елларныда татар хатын-кызлары дигән темага диссертация язмакчы идем, әмма миңа кадәр бу темага язылган диссертациялар бар иде инде. Бер темага ике кешенең язуы ул вакытта бик хупланмый иде. Шуннан соң мин социалистик төзелешкә тарту темасын алдым. Социалистик төзелеш елларында ул хатын-кызлар арасында бер дә эшләнмәмгән дип әйтеп булмый. Кызларның белем алырга мөмкинлекләре булган, һәм дәүләт үзе укырга дәртләндереп, омтылышларын тудырып торган. Әкрен-әкрен хатын-кызлар җитәкче урыннарга күчә башлаганнар, җитештерүгә кереп эшли башлаганнар, чөнки илдәге шушы мөнәсәбәтләрнең үсүе хатын-кызларны да күпләп эшкә тартуга китергән. Бу елларда укып кеше булган хатын-кызларыбыз бик куп.

Сугыш елларында колхозны җитәкләгән хатын-кызларыбыз да булды. Трактор бригадаларында хатын-кызлар эшләде. Бөтен ирләр башкарган эш хатын-кызлар өстенә төште сугыш елларында. Ә менә алдагы елларны өйрәнмәгән булсалар, хатын-кызлар нишләр иде.

Әмма бүгенге көн белән чагыштырганда мин ул елларны сагынам. Ни өчен? Мин тол хатын баласы – Педагогия институтна укырга кердем. Мин бит акча түләп кермәдем, тиешле конкурсны үтеп кердем, стипендиясен алдым, тулай торак җелән тәэмин ителдем. Мин укып чага алдым бит. Ә хәзерге көндә гади халык, тол хатын баласы кая бара, кем ярдәм итә аңа? Алай гына да түгел, берәр бала авырса, көн саен телевизордан бүген кирәк акча, иртәгә соң була дип талкышлап торалар. Шушы хатын баласын тудырганда яисә баласы тугач ялгыз калса, кая бара? Юк бит ул тиешле ярдәм. Әле генә Ватанны саклаучылар көнен үткәрдек. Гарип булган баланы анасы үстерә, азаплана, кеше итә. Вакыты җитте – әйдә армиягә, ватанны сакларга кирәк. Мин үзебезнең дәүләтнең кадәр кешегә карата рәхимсез законнары белән килешә алмыйм.

Шуңа күрә мин борынгы ирләребезне рәхмәт әйтеп искә алам. 19 нчы гасырның икенче яртысы һәм 1914 еллар — безнең бөтен мәгърифәтчеләребезнең күтәрелгән вакыты. Ул мәгърифәтчеләрнең тәэсире аркасында хатын-кызларыбызның күтәрелгән вакыты. Никадәр ирләр үз акчаларына хатын-кызлар өчен дөньяви мәктәпләр салдырганнар, укырга мөмкинлек биргәннәр. Шушы елларда бай кызлары укырга кергәннәр, ләкин алар да бит безнеке. Рус кызлары өчен нинди уку йорты ачылса, барсында да укыган татар кызлары.

1882 нче елда ук Петербургта югары медицина курсларын институт программасы белән эшләгәннәр, ләкин ни өчендер курслар дип атаганнар. Бу уку йортын Разыя Котлыярова бетереп чыккан. Нинди уку йортлары ачылаган — барсында да татар кызлары. Аларның әле тулы булмаган санын мин үземнең «Ступени образования до Сорбонны», «Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында» дигән китапларымба язып чыккан идем. Мин әле бөтен шәһәрләрдә эзләмәдем. Мин Казан, Уфа, Оренбург губернияләрендәге уку йорталрын карап чыктым – аларның саны 350 дән арткан. Татар халкы хәзерге сан белән исәпләнмәгән бит әле ул вакытта. Шул кызларга шаккатам мин: татар кызы мәдрәсәгә кергән, укып чыккан, рус кызлары белән тигез дәрәҗәдә гимназияда укыган һәм шул югары курсларга кереп укыган. Хәтта Уфада мөселман хатын-кызлары җәмгыяте төзелгән, алар хатын-кызларны махсус фән эшчесе булырга дип әзерли башлаганнар. Ә бүген нәрсә диләр? Әйткәнемчә, ялгыз калган хатын-кызга яисә аның кыз баласына ярдәм итүче бармы? Юк. Бүген мәгарифебез авыр дәрәҗәдә, күп кенә мәктәпләребез ябыла. Шул мәктәпләрнең ябылганын ишетеп торабыз. Әмма бер татар баеның да авылында мәктәп ябылган икән дә, авылында мәктәп ачкан икән дигәнне ишеткәнебез юк бит. Элеккеге вакытның зыялы шәхесләрен, аларның хатын-кызларга булган хөрмәтле мөнәсәбәтен кайтарыр идем. Бүтән хыялым да юк шикелле.

Татар халкын яратырга өйрәтүче хатын-кыз

— Сезнең китапларыгызда Европада белем алган татар хатын-кызлары турында да мәгълүмәт бар. Аларның тормыш юллары нинди булган?

— Әйткәнемчә, алар бай кызлары. Без Сара Шакулованы гына беләбез, ул Парижның иң атаклы Сорбонна университетында укыган, аның сеңлесе Ләйлә дә укыган — ул сугыш башлангач кайткан. Аннан соң өч кыз укыган әле Сорбонна университетында. Аларның исемнәрен дә белмибез. Мин кайвакытта Гайшә Богданова булмаган микән дип уйлыйм, чөнки сугыш башлану белән кызлар монда кайтканнар, укуны дәвам итәргә мөмкин булмаган.


Галимҗан хәзрәт Барудиның энесе Салихҗанның кызы Әминә Галиева да Истамбул университетында укыган, ул да сугыш башлангач кына укуын туктаткан. Женева университетында Сафия Сыртланова белән Мәрьям Габдрахманова укылар. Сыртланова соңыннан ул немецның зур галиме Мендега кияүгә чыккан. Һәм ул Мендеда татар халкына мәхәббәт уята алган — ул бит щсирлщр арасына килеп татар җырлары язып йөргән, аларга шулкадәр хөрмәтле карашта булган ул кеше.

Күптән түгел Фатыйха апа Аитованың музеен ачтык. Татар балалары өчен Казанда ул вакытта гимназия булмаган. Руслар өчен булган – 1 нче, 2 нче гимназияләр, ә татар балалары өчен юк. Шул вакытта ул кызлар өчен гимназия ачкан. Телевидениеда ул рус кызлары гимназиясе югарылыгындагы гимназия ачырга теләгән дип сөйләделәр. Нигә алай булсын? Ул ире, иң зур ярдәмчесе — галим һәм бай кешесе Сөләйман Аитов белән өч ел рәттән чит илгә барган. Берлин, Прага, Вена шәһәрләрендә уку тәртипләрен өйрәнгән һәм уку әсбаплары җыеп алып кайткан. Рус гимназиясе дәрәҗәсендәге гимназия өчен шулай тырышып йөрде микәнни? Мондагы рус кызлары гимназиясенә кереп кенә чыгасы бит югыйсә. Юк, ул татар кызларына Европа дәрәҗәсендәге белем бирергә хыялланып йөргән хатын. 1916 елда ача инде ул гимназияне. Ә бит шул кадәр каршылыклар аша үтә. Анан соң ни күрделәр инде бу кешеләр? Күбесе Сталин төрмәләрендә черде. Фатыйха апаның ике улы булган. Олы улы – Исмәгыйль – Фатих Әмирханның, Габдулла Тукайның якын дусты була. Ул 1929 елда ук үлә. Ә аның коммерция институтын бетергән улы Ибраһим белән Йосыфны икесен дә репрессия вакытында кулга алалар, төрмәләргә озаталар. Казанда яшәргә дә мөмкинлек булмый. Ибраһим абый 1945 елдан соң Ростов-на-Дону шәһәренә китә, анда да үзенең бөек татарлыгын югалтмый. Виноград үстерүчеләр белән бәйләнешкә кереп, виноград тәҗрибәләрен өйрәнеп, яңа сорт виноградларын чыгара: берсенә Фатих Әмирхан, икенчесенә Габдулла Тукай исемен бирә.

«Кая гына бармасын, татар хатын-кызлары ирләр ярдәмен тоеп укып чыканнар һәм башка җирдә яшәүче татарларыбыз белән бүлешкәннәр»

— ХХ гасыр хатын-кызлары арасында иң күрнеклеләр исемлегенә кемнәрне кертер идегез?

— Алар бик күп. Мин Разыя апа Котлыярова, Әминә Батыршина турында әйттем. Шулай ук мин Хәдичә апа Ямашева турында әйтер идем. Алар Хөсәен Ямашев белән бик яратышып өйләнешәләр. Ул Хөсәен Ямашевның иң якын дусты, киңәшчесе була. «Урал» дигән татарларның беренче революцион газетасын чыгара башлагач та редактор буларак Хәдичә апа билгеле безгә. 1912 елда кинәт йөрәге тибүдән Хөсәен Ямашев үлә. Татар хатын-кызларыннан беренче теш табибәсе Хәдичә апа була. 1917 елда Февраль революциясе үтү белән Казанда татар хатын-кызларының беренче съездын үткәрә бу хатын. Моның өчен никадәр билгеле булырга кирәк.

Һич тә икеләнмичә мин Суфыя апа Коләхмәтованы кертер идем. Бу Гафур Коләхмәтовның бертуган сеңлесе. Ул үткен кыз була, аның бик укыйсы килә. Үзлегеннән укып Котов исемендәге гимназиядә экзамен бирә. Хәзер ул гимназия Гоголь урамындагы 3 нче гимназия. Аның укыйсы килә, әмма аның абыйсы Гафур Коләхмәтовның ул вакытта аны укытырга мөмкинлеге булмый, чөнки әтисе үлә, әнисе һәм яңадан кечкенә биш балалары Гафур Коләхмәтов өстендә кала. Шунда кемнәр ярдәм иткән дип уйлыйсыз аңа укырга? Менә тагын татар ирләренә рәхмәт әйтмичә булмый. Беренче елын Фатыйх Әмирхан укыта аны – Петербургка юл акчасын да, анда тору урыны мәсәлсәсе, уку өчен акча түләүне дә – бөтенесен Фатыйх Әмирхан үз өстенә ала. Икенче елны Фатыйх Әмирхан үзе дә авырып киткәч, матди ягы кискенләшә. Шул вакытта бөтен кешегә хәерче дип даны таралган Тукаебыз ярдәм итә. Минем Тукай хәерче булмаган дип өйтәсем килә. Аның акчасын вакыты белән тота белеп торган бер әйбәт кенә хатын-кыз булмаган янында. Соңгы елларда аны булачак ире Фәхрислам Агиев укыткан.

Врачлардан – Маһипәрвәз апа Дәүләткильдеева, Сәлимә апа Якупова, Мәхфүзә апа Максутова бар. Аларны Гаяз Исхакый бик хөрмәт иткән, алар өчен махсус хатын-кызлар бите ачып, аларның мәкаләләрен биреп барган. Гаяз Исхакыйның да хатын-кызларга игътибары зур.

Аннан соң Мәхүбә апаны — Закир Рәмеевның, Дәрдмәндның хатынын өйтеп үтер идем. Ул Каргалы бистәсендә кызлар мәктәбе ача. Шул мәктәптә укып чыккан кызлар үзләре укыта башлыйлар.

Безнең атаклы хатын-кызлар рәтенә Илһамия апа Богдановичны кертер идем. Ул Хәдичә Богдановичның ике туган сеңлесе. Ул Мәскәүдә югары педагогик курсларда да, медицина курсларында да укый. 1917 елда беренче Бөтенроссия мөселманнары съездында да чыгыш ясый ул. Кырым татарлары аңа килеп уку, укыту эшләрен җайга салырга ярдәм итүен үтенәләр. Зәйнәп Әмирханова белән икесе алар Симферопольга китәләр. Шунда ул мин әйткән Якуб абый Богдановичны очрата, алар өйләнешәләр. Аларның укыту алымнарының даны еракларга китә. Ул вакыттагы Россия дәүләтенең мәгариф министры Луначарский килә һәм укыту методларын үз күзе белән күргәч Мәскәүгә кайтыгыз, социалистик мәгариф системасын бергәләп салыйк әле ди. Алар аның сүзен тыңлап кайталар. Татарстандагы ачлык бераз бетеп 1923-нче елларда бераз рәтләнә башлагач, татарны алга җибәрергә күп тырышлыклар күрсәткән Кәшаф Мохтаров аларны кайтырга чакыра. Шушында укыта башлыйлар алар. Икесе дә репрессияга эләгәләр. Якуб абыйны кулга алган көнне үк диярлек атып үтерәләр, ә аның хатыны Илһамия апа башта ун ел утырып кайта, аннан соң тагын Красноярскка җибәрәләр аны.

Быел Красноярсктан хат алдык без. Монда беренче татар хатыннары форумын үткәргән вакытта, дүрт ел элек, мин хатын-кызлар турында сөйләдем дә, мине Франциягә кунакка чакырдылар. Мин бармадым – минем барасым килми чит илләргә. Шунда бер хатын басты да Хәдичә апа Ямашева турында сөйләгән хатын-кыз бармы монда дип сорады. Мин торып бастым. «Апа, әйдә чыгыйк әле», диде ул. Без Фәннәр академиясенең вестибюленә чыктык. «Сез Хәдичә апа турында бик дулкынланып сөйләдегез», — диде ул миңа. Дулкынланмыйча мөмкин түгел – мин алар турныда йөрәгемнән үткәреп язам, шуңа күрә алар миңа бик якын. «Сез борчылмагыз, Хәдичә апаның каберен минем бабам карап торган», — ди. Ул вакытта алар икенче ире Вәлидхан Таначев белән кулга алынып бергә озатылган булган. Илһамия апа да алар янында булган. Шул авылга тутырганнар, чөнки Стәрлебаш дигән татар авылы бердән бер булган. Шунда Хәдичә апа үлгәч Хәдичә апаның ире Вәлидхан абый Әхмәтгәрәй Хәсәнинең хатыны Зәйнәп апага мөрәҗәгать иткән.

Зәйнәп апаны да мин бөек хатыннар арасында мин һич икеләнүсез кертер идем. «Зәйнәп, — дип яза ул, — Син безнең дустыбыз. Мондый зур үтенеч белән бары зур дусларга гына мөрәҗәгать итәргә була». Хәдичәнең каберенә утыртырга гарәп язулы таш җибәргән Зәйнәп Хәсәни. Халык дошманы хатыны халык дошманына халык дошманының каберенә утыртыр өчен таш язып җибәрә. Бүгенге көндә дә булдыра алырбызмы икән, белмим. Мин үземне карт кеше булгач булдыра алмам дип беләм. Шул вакытта Зәйнәп апа ташны ясатып җибәргән. Быел шул таш тузганнан соң шушы авыл кешеләре Хәдичә апага яңа чардуган куйганнар, яңа таш утыртканнар. Зур рәхмәтләр әйтеп без аларга Конгресс исеменнән хат яздык. Алар безгә хат яздылар. Җыелып, Корбан гаете үткәреп, шуларның рухларына догалар кылып шундый матур итеп аш мәҗлесе үткәргәннәр алар.

Урта Азияны Төркестан дип әйтәбез. Төркестанда белемне, беренче мәгърифәт учакларын кабызып җибәрүчеләр – безнең татар шәкертләре, соңрак – татар кызлары. Алар турында бик озак сөйләргә була. Кая гына бармасын, татар хатын-кызлары ирләр тарафыннан үзләренә бирелгән хөрмәтне тоеп, аларның ярдәмнәрен тоеп башта укып чыканнар һәм башка җирдә яшәүче татарларыбыз белән бүлешкәннәр.

«Ирләрдән елга бер мәртәбә булса да рәхмәт сүзе ишетеп калу бик күңелле»

— Тагын бер атаклы татар хатын-кызларының берсе – Мөхлисә Бубый. Аның язмышы турында сөйләп үтегез.

— Мөхлисә апаның ярдәмчеләре дә – абыйлары. Белеме бар. Атаклы Иж Бубый мәктәбенең тарихын беләбез инде. Яңача укыта торган, ул вакытта әле тиңдәше булмаган мәктәп. Соңыннан мәктәпләребез бик күп булган. «Мөхәммәдия» мәдрәсәләре дөньяви белем бирү белән атаклы. Троицкидагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе дә Көньяк Уралда иң атаклы мәдрәсә булган. Үзебезнең «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсе татарның университетлары дип аталган. Совет власте бу мәдрәсәдә укыткан укытучыларны, укып чыккан укучыларны да югары белемле кешеләр дип санап йөрткән, әмма югары белем алган кешеләр белән бертигез акча бирмәгән, татар кешеләре бит инде. Ләкин танырга мәҗбүр булган.

Мөхлисә апа 1911 елда әләкләр нәтиҗәсендә бу атаклы Иж Бубый мәдрәсәсе ябылгач, Троицкига киткән. 1936 елда ул кулга алынган. Диния нәзәрәтендә 1917 елда билгеләнеп куйган казыя ул. Аның бик зур фәнни мәкаләләре бар. Ул шулай итеп бөтен кеше тарафыннаг танылган мөгаллимә булган. Аны кулга алалар да ялган гаеләр табып аны атып үтерәләр.

Мөхлисә Бубыйның халыкка күрсәткән хезмәтләре әйтеп бетерлек түгел дип әйтер идем мин. Шулай да югалмаган бит алар – мәдрәсәләре, мәктәпләре таралгач та, абыйлары Голҗа шәһәренә китеп анда мәктәпләр ача. Гобәйдулла Бубый Таһир Ильяси белән ачлыкта Төркиягә барып татарларга ярдәм оештырган кешеләр. Төркия халкы безгә ачлык вакытында ярдәм җыя. Шунда иң беренче посылкалар – ике пот күләмендә – татар мөгаллимнәренә китә. Шушы халыкның мәгарифенә, мөгаллимнәренә булган олы хөрмәтенең чагылышы бит инде бу.

Татарда 1917 елга кадәр газета-журналлар чыккан һәм алар бик күпләп таратылганнар да. Аларның күбесе татар хатын-кызларына, аларның проблемаларына зур урын биргәннәр һәм яәзып чыкканнар. Тукайны гына карагыз әле. «Фикер» газетасында Фәрхәнә Алушева дигән хатын «Без нишләп укымыйбыз, нишләп без дөнья хатын-кызларыннан артта калабыз» дип язып чыга. Тукай шул мәкаләләрне эшкәртеп шушы газетада яза башлый. Алай гына да түгел Казанга килгәч безнең атаклы шагыйрәбез Махруй Мәзафариянең шигырьләрен үзе редакцияли торган була.

— 8 март бәйрәме ничек бәйрәм ителә башлый? Татарлар бу бәйрәмгә ничек карыйлар? Алар аны бөйрәм итәләрме?

— 8 мартны без Халыкара хатын-кызлар көне, хатын-кызларга хокуклар бирелгән көн дип шаулап-гөрләп бәйрәм итә идек. Хәзер ярый акылыбызга килдек – ул хатын-кызларга хөрмәт күрсәтә торган яз бәйрәме. Хатын-кызларга якты тормыш тели торган бәйрәм дип кабул итәм мин аны. Ә аның тарихы бик кызык. 1848 елда Пруссия короле хатын-кызларга 8 март көнне без сезнең тормышның бөтен өлкәләрдә дә тигез булуыгызны таныйбыз, шуны законга кертәбез дип шапырынып вәгъдәләр бирә. Хатын-кызлар тигез хокуклы тормышны көтеп йөриләр. 1910 елда корольнең ялган вәгъдәсе бирелгән көн итеп билгеләп үтәләр шушы көнне. Инде ярты гасыр үткән була. Аннан соң Клара Цеткин дигән революционерка моны хатын-кызлар көне бәйрәме итеп билгеләп үтәргә кирәк дип күтәреп ала һәм аны Россиядә 1912 елда бәйрәм итә башлыйлар. Ул гадәткә керә һәм тора-бара хатын-кызлар бөйрәме итеп билгеләп үтелә башлый. Бәйрәм итү, хатын-кызларны хөрмәт итү яхшы күренеш дип саныйм – бер көнне бәтен ирләрнең хатын-кызларны онытмыйча чәчәк бәйләмнәре бүләк итү, хәлдән килгән бүләкләрне бирү бик әйбәт нәрсә. Ирләрдән елга бер мәртәбә булса да рәхмәт сүзе ишетеп калу бик күңелле.

Гөләндәм Зарипова

Новости партнеров