«Кайбер кеше Салаватның әйткән сүзенә үпкәли. Ләкин минем өчен ул — укытучы»

«Реальное время» продолжает говорить по-татарски: интервью с «татаро-армянским» певцом Аршаком Алтуняном (перевод)

Татарский армянин или армянский татарин — так в шутку называют исполнителя Аршака Алтуняна. Несмотря на то что Алтунян является армянином и организует гастроли для своих соотечественников многие воспринимают его как татарского певца. В своем интервью «Реальному времени» он рассказал, какие уроки ему преподал Салават Фатхутдинов, чем армянская музыка отличается от татарской и почему «хромает» эстрада.

«Мин татар телен өйрәнеп утырмадым дияргә мөмкин, тормыш үзе моңа китерде»

— Сез кайда тудыгыз? Элек кайда яшәдегез? Татарстанга кайчан килдегез?

— Мин үзем әрмән, Грузиядә тудым. 1996 елда без Биек Тауга, Дубьяз авылына күченеп килдек. Минем әтием монда эшли иде, безне дә үзе белән монда алып кайтты. Миңа ул вакытта 6 яшь иде. Дубьязда укыдым, шунда үстем һәм мәктәпкә шунда йөрдем. Мин Грузиядә яшәгән чакта ук җырлый башладым, чөнки безнең бөтен гаиләбез музыкаль дияргә мөмкин – минем әти дә музыкант, туганнан туган абый да. Монда килгәч мәктәптә, музыка дәресләрендә җырлый башладым, конкурсларда катнашып йөрдем. Мин катнашкан беренче конкурс «Сандугач керде күңелгә» кастингы булды. Миңа ул вакытта якынча ун-унбер яшь булгандыр. Шуннан соң мин «Созвездиие – Йолдызлык» дигән фестивальдә катнаштым.

— Татар телен ничек өйрәндегез? Татар телендә ничек җырлый башладыгыз?

— Монда күчеп килгәндә мин русча да белми идем, башта мин татар телен өйрәндем. Аннан соң татар сферасы бит инде ул — авлылда татарча сөйләшәләр. Дуслар белән аралашып өйрәндем, мәктәптә укыганда татар телен уза идек. Мин беренче тапкыр катнашкан «Сандугач керде күңелгә» конкурсында «Уракчы кыз» дигән җырны җырладым. Мин татар телен өйрәнеп утырмадым дияргә мөмкин, тормыш үзе моңа китерде. Әкренләп башта бер фестивальдә, аннары икенче конкурста катнаштым, үземә кызык булып китте. Мин кечкенә чактан күбрәк халык җырларын яратам. Мине халык иҗаты үзенә тарта – әрмән музыкасын да, татар музыкасында да алганда да, халык җырларын күбрәк яратам – тыңларга да, җырларга да. Ләкин барыбер эстрада җырларын җырларга туры килә.

— Кайда укыдыгыз? Хәзер нәрсә белән шөгылләнәсез?

— Әүхәдиев исемендәге музыка колледжында укыдым. Мин укый башлаганда ул училище иде, аннары аны колледжга әйләндерделәр. Мин Клара Хәйретдинова төркемендә укыдым. Ул вокалны алып бара иде, ә халык җырлары буенча остазыбыз Шамиль Әхмәтҗанов.

Хәзер мин үзем дә җырлыйм. Ләкин бер ел дәвамында җырлый алмадым, чөнки тавыш ярылары белән проблемалар бар иде. Мин үзебезнең әрмән артистларына Россия буенча концертлар оештырам. Мин оештыручы да, шул ук вакытта җырлыйм да, алар белән бергә йөрим.

Мин Грузиядә яшәгән чакта ук җырлый башладым, чөнки безнең бөтен гаиләбез музыкаль дияргә мөмкин – минем әти дә музыкант, туганнан туган абый да

— Нинди шәһәрләргә йөрисез?

— Бөтен Россия буенча – 33 шәһәрдә булдык, шул исәптән Севастопольда, Владикавказда, Армавир, Әстерхан, Волгоград, Пенза, Санкт-Петербург, Москва, Казан, Уфа, Оренбург hәм башка шәhәрләрдә… Соңрак Себер якларына барырга җыенабыз. Казанда ел саен әрмән концертлары оештырабыз, Армениядан артисталар алып киләбез. Без моны мәдәниятны саклар өчен, халык онытмасын, әрмән җырларын ишетсен өчен эшлибез – халык, патриотик, эстрада җырларын җырлыйбыз, чөнки бөтен кешенең дә Арменияга концертка барырга мөмкинлеге юк. 15-20 ел бара алмаган кешеләр бар. Арменияга барсалар да, концертларга йөрмиләр бит, җырларны телевидениедан яки интернетта тыңлыйлар. Мин концертларны оештырам, шалтыратам, җырчылар белән килешәбез. Алар киләләләр, ел саен концертлар үткәрәбез. Элек концертларны Казанда гына үткәрә идем, хәзер алар белән Россия буенча йөрибез. Безнең мондаТатарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты каршындагы ансамбль бар — безгә зал бүлеп бирәләр, атнага ике-өч тапкыр без репетицияләр уздырабыз.

«Халык җыры тәрбия бирә»

— Сез үзегез нинди җырлар җырлыйсыз? Репертуарыгыз нинди? Татар телен белүегезгә шккаталармы яки сезне татар дип уйлыйлармы?

— Купме кешегә әйтсәң дә, минем әрмән икәнемә ышанмыйлар. Күбесе минем әнием татар дип уйлый, бу турыда сәхнә артында да бәхәсләр булганы бар иде. Кемдер мине татар дип уйлый, ләкин хәзер инде күбесе минем тулысынча әрмән икәнемне һәм татар телен өйрәнүемне беләләр. Кайберәүләр шаккаталар, күбесе инде моңа өйрәнделәр. Беренче тапкыр ишетүчеләр ышанмыйлар.

Бервакытны Чаллы юлында Мамадыштан ерак түгел тукталышта туктадык. Сәгать 3-4 ләр иде. Без автобуста бара идек. Безнең бер Армениядан килгән җырчыбыз һава суларга чыкты. Шунда ул афишалар күргән. Ул «Нишләп безнең афиша юк?» дип кызыксынган. Андагы сатучы апа «Кайдан килдегез?» дип сораган. Армениядан, әрмән җырчысы дигән җавап ишеткәч, апа " Без бер әрмән җырчысын гына – Аршак Алтунянны гына беләбез, бүтәнннәрне белмибез" дигән. Бу җырчы шаккаткан. Без алар белән бер ай дәвамында йөрдек, алар минем җырлаганны белә иделәр, ләкин мине кешеләр таный дип уйламаганнардыр.

— Әрмән музыкасы нинди? Ул нинди халыклар музыкасына охшаган?

— Башка халыклар музыкасына да охшагандыр, чөнки хәзер бит берсе артыннан берсе кабатлыйлар. Җырчыларга мәдәниятны сакларга авыр. Халык җырларын да алып үзгәртәләр – бу татар музыкасына да, әрмән музыкасына да кагыла. Эстрадниклар бу җырларны алалар да эстрада стилендә эшкәртәләр. Әкренләп үзенчәлек югала. Элеккеге һәм хәзерге җырларны тыңласаң, алар инде үзгәргән. Әрмән музыкасы кавказ музыкасына охшаган. Татар җырларына бөтенләй охшамаган, чөнки безнең татар җырларна пентатоника хас. Ул бөтенләй башка. Әрмән музыкасына башка кагыйдәләр күп. Туйларда попурри җырлаганда, мәсәлән, кайбер җырлардан соң башка җырларны җырларга ярамый, чөнки бу икенче лад. Анда тәртип бар – кайсы җырдан соң кайсы җырга күчәргә кирәк. Бу бик катлаулы, чөнки мин кечкенә чактан татар культурасында үстем, әрмән мәдәниятын яхшы белми идем. Үскән саен мин күбрәк кызыксына башладым, хәзер инде җырлыйм да.

— Татар эстрадасына төрле карашлар бар. Сез карата фикерегез нинди?

— Нәкъ бер-ике атна элек мин татар эстрадасы турында мәкалә укыдым, аның артта калуы турында иде ул. Минем өчен иң мөһиме – мәдәниятне югалтмау. Минем бер теләк бар, мин җыр яздырырга телим. Ул җыр татар мәдәниятында калсын, ләкин дудук (курай сыман музыкаль инструмент — прим.ред.) белән булсын. Ләкин мин моңа бик зур игътибар белән карыйм. Минем өчен җырны бозмау яки үзгәртмәү мөһим. Җырның асылын сакларга кирәк. Артыгын эшләмәскә, үзгәртмәскә – ул бик нечкә эш. Бүгенге көндә яшьләр ул җырларны алалар да, ничек туры килсә шулай эстрада стилендә үзгәртәләр. Кешеләр җырласыннар – дискотека җырларымы, европа яки америка музыкасымы. Җырласыннар, бары тик халык музыкасын бозмсыннар. Хәзерге буын аңламый – аңа шул дискотека стиле ошый. Аннан соң тыңлаучы шул ук халык җырны баян астына ишеткәч, ул аңа ошамый. Әкренләп мәдәният югала бара, аны саклар өчен бездә Филүс Каһиров кебек халык җырларын җырлаучылар да булырга тиеш. Мин беркемгә дә бәя бирмим, бу бары тик минем фикерем.

Әрмән музыкасында да шулай. Гади мисал китерим. Җырчы атказанган яки халык артисты исемен ала. Аннан соң ул чит илләрдә чыгыш ясый башлый. Аны Татарстанның яки Арменияның халык артисты дип игълан итәләр. Ә ул халык җырын түгел, ә килде-китте җыр җырлый. Тыңлаучыларның татар яки әрмән музыкасы турында фикере тулысынча үзгәрә — халык артистлары шундый булса, боларның дәрәҗәсе юк диләр. Безнең Арменияда да, мәсәлән, яхшы җырчы бар, ул сәхнәдә инде 20 ел чыгыш ясый, яхшы җырлый, ул — популяр һәм күп акча эшләүче җырчы. Ләкин аңа халык артисты исемен биргәннән соң халык баш күтәрде, чөнки ул халык җырчысы түгел. Ул Армения исеменнән чыгыш ясаса, бу хурлык булачак. Аның тавышы, диапозоны бар, җырлары матур, кешеләр аны ярата. Шуңа күрә халык артисты исемен алгач, ул халык җырларын эстрада стилендә җырлый башлады. Моның өчен аны бик тиргәделәр, моны эшләмәүне үтенделәр.

Мин татар эстрадасында да шулай булуын телим. Эстраданы күтәрү өчен бик тырышырга, мәгънәле җырлар яздырырга, һәрбер җыр өстендә тырышып эшләргә кирәк. Ләкин әкренләп татар эстрадасында да, әрмән эстрадасында да, рус сәхнәсендә дә җырлаучылар көннән көн күбәя, һәм алар бөтенесе үзләрен җырчы дип атыйлар. Миңа җырчы дип әйтсәләр, мин җырчы түгел, мин – бары тик башкаручы дип җавап бирәм. Җырчы булыр өчен тырышырга кирәк. Мин җырчы дип Илһам Шакировны, Салават Фәтхетдиновны әйтә алам – алар инде еллар буе җырлыйлар. Бер хитны яздырылар да, ул кешеләргә ошый, һәм алар үзләрен җырчы дип атыйлар. Хит табу җиңел, иң катлаулысы –планканы еллар буе тоту. Яшьләргә дә мин әгәр сез 20-30 ел буе популяр булып кала алсагыз, сез – җырчылар. Шуңа күрә миңа җырчы диючеләргә мин «Бутамыгыз, мин әлегә башкаручы гына» дип җавап биирәм. Җырчы булыр өчен күп эшләргә кирәк. Җырчыны Казанда гына түгел, чит төбәкләрдә дә танырга тиешләр. Элек җырчыларны санап чыгар өчен кулдагы бармаклар җитә иде. Ә хәзер һәрбер музыка училищесында укучы үзен җырчы дип саный. Әлегә без барыбыз да «банкетчиклар». Кызганычка каршы, дөнья үзгәртә – телибезмме без, юкмы, тормыш безне үзгәртә, банкетларда чыгыш ясарга туры килә. Мин беркемне дә тәнкыйтләмим. Бары тик татар музыкасының үзенчәлеген саклап калырга кирәк. Без үзебезнең халкыбызның байлыгын сакларга тиеш. Шул очракта гына халык һәм мәдәният сакланачак.

Минем өчен җырны бозмау яки үзгәртмәү мөһим. Җырның асылын сакларга кирәк. Артыгын эшләмәскә, үзгәртмәскә – ул бик нечкә эш

Күп кеше эстрада концертларына йөри. Мин аларның әти-әниләренә балаларыгызны халык җырларына да алып килегез, чөнки ул җыр тәрбия бирә дип аңлатам. Сәхнәгә чыгалар – ачык, кыска киемнәр кияләр. Балалар моны күрә һәм шуңа омтыла. Ә халык җырларын җырлаучылар ябык киемнәр кияләр. Халык җырлары эстрада җырларына караганда күбрәк тәрбиялиләр. Ләкин мин үзем дә күбрәк эстрада җырларын тыңлыйм, чөнки машинада барганда аларны тыңлау кулайрак. Әлбәттә, мин классик музыка да, эстрада җырларын да, халык җырларын да тыңлыйм.

«Мин ике мәдәниятны бәйләргә телим»

— Сезнең өчен музыкада кем авторитет? Сезнең яраткан җырчыларыгыз, яраткан төркемнәрегез бармы?

— Татар эстрадасында бөтенесе минем дуслар, шуңа мин аларны барсын да яратам. Мәсәлән, Фирдүс Тямаевны җырчы буларак бәяләсәң, бәлки аның тавышы көчле түгелдер. Ләкин минем өчен ул артист, аның харизмасы бар, мин аны шуның өчен яратам. Ул зал белән аралаша белә. Мин барлык артистларны яратам һәм хөрмәт итәм. Яшьләрне алганда мин Филүс Каһиров тавышына сокланам. Мин башкаларны тыңларга һәм үрнәк алырга тырышам. Концертлар караганда да мин артистның үз-үзен тотышына, аның тамашачылар, музыканталр белән аралашуына игътибар итәм.

Авторитет, әлбәттә, олырак җырчылар – алар еллар буе сәхнәдә, димәк, алар планкаларын тоталар, халык аларны ярата. Мин үзем Хәйдәр Бигичевның җанатары. Кызганычка каршы, миңа аны күрергә туры килмәде. Мин аны шулкадәр яратам һәм еш тыңлыйм, хәтта әниләр һәм абыйлар аны тыңлый башлады. Әйтәләр бит музыканың теле юк дип. Бу нәкъ менә Хәйдәр Бигичев турында. Аның тавышы искиткеч. Илһам Шакиров – тагын бер легенда. Миңа аның белән бер сәхнәдә басып тору һәм җырлау бәхете елмайды. Мин моның белән бик горурланам. Ул инде тарихи шәхес, күпме генә җырчылар булмасын, Илһам Шакиров Илһам Шакиров булып кала. Майкл Джексон шикелле – аның артыннан барсы да кабатлый. Минем өчен Клара Акрамовна, Шамиль Әхмәтҗанов, Хәния Фәрхи, Салават Фәтхетдиновлар да легенда булып калалар, алар турынлаа һәрвакыт сөйләячәкләр (ну таких много кого могу перечислить). Алар минем өчен үрнәк. Мин шул өлкәдә алар белән аралашуыма, бер сәхнәдә чыгыш ясавыма шат.

— Белүемчә, сез Салават Фәтхетдинов белән эшләгәнсез. Сез аның белән ничек таныштыгыз? Аның белән эшләве авыр түгелме?

— Мин беренче тапкыр аның концертында җырладым. Белмим, ничәнче сезон булгандыр, мин әле мәктәптә укый идем, мине аның концертында чыгыш ясарга чакырдылар. Ул минем укытучым. Минем беренче концертымны оештырган вакытта да ул миңа киңәшләр бирде, ярдәм итте. Мин бу концертка җиде ай әзерләндем. Минем барсы да яхшы булырга тиеш, һәр нота, үз-үземә зур таләпләр куям. Салават миңа эшне тизрәк алып барырга киңәш итте — бар да зал броньла диде. Мин бардымда филармония залын броньладым. Дөрестән дә, мин берничә айдан концерт булачагын беләм, минем зал инде бар, артка юл юк дигәндәй, эшне башладык, тырышып репетицияләр үткәрә башладык. Ул ничек яхшырак эшләргә киирәк икәнен киңәш итә иде. Минем өчен ул һәрвакыт укытучы булды.

Мин җырчы дип Илһам Шакировны, Салават Фәтхетдиновны әйтә алам – алар инде еллар буе җырлыйлар

«Татар моңында» катнашканда да ул жюрида утыра иде. Ул килә һәм киңәшләр бирә иде. Ул миңа гына түгел, башка конкурсантларга да булыша иде. Бәлки кайбер вакытта ул каты әйтәдер, кайчакта шаярып – кем ничек кабул итә. Кешеләр аңларга тиеш – аның шулай сөйләшүе аның холкына бәйле. Ничә тапкыр игътибар иткәнем бар, кайбер вакытта кеше аның әйткән сүзләренә үпкәли. Минем очракны алганда ул һәрвакыт бик файдалы киңәшләр бирә. Бу кешеләр инде тормыш юлын үткәннәр, аларның күпме концертлары булган, алар профессионаллар, барсын да беләләр. Шуңа күрә халык артистлары миңа килеп бу җыр сиңа килешер иде, бу халык җырын җырла әле дисә, минем күңелем күтәрелә. Мин һәрвакыт аны өйрәнергә һәм тиешле дәрәҗәдә башкарырга тырышам.

— Сезнең иҗади планнырыгз нинди?

— Мин ике мәдәниятны бәйләргә телим. Мине әрмән татары яки татар әрмәне дип атыйлар. Әрмән мәдәниятын да өйрәнгәч, мин татар һәм әрмән халык җырын ничектер матур итеп бәйләргә телим. Моның өчен миңа остазларым, халык җырчылары белән аралашырга кирәк. Мин яңа җырлар яздырырга, дуэтлар ясарга телим, татар җырчылары белән. Якын вакытта шәхси концертым булачак. Мин аңа әзерлзнәм, чөнки минем шәхси концертым берничә ел элек үтте.

«Я не знал русского и выучил поначалу татарский»

— Где родился? Как попал к нам?

— Сам я по происхождению армянин, родился в Грузии. В 1996 году мы переехали в Дубьязы Высокогорского района. Отец здесь устроился на работу, тогда мне было шесть лет. Учился в Дубъязах. Петь начал еще в Грузии. Можно сказать, что у нас вся семья музыкальная. В школе здесь на уроках музыки стал петь. После этого участвовал в музыкальных конкурсах «Сандугач керде күңелгә», потом в «Созвездие — Йолдызлык»

— Как выучил татарский?

— Когда я сюда переехал, то я не знал русского и выучил поначалу татарский. Это же понятно, что на татарском говорят в деревне. В общении с ребятами выучил язык, уроки проходили на татарском. На конкурсе «Сандугач...» пел песню «Уракчы кыз». Я специально татарский не учил, можно сказать жизнь меня заставила.

— Как оцениваешь татарскую эстраду?

— Как раз пару недель назад читал статью про татарскую эстраду, про ее отсталость. Для меня самое главное — сохранить культуру. Моя мечта — писать песни. Пусть она будет в рамках татарской культуры, но с использованиеv инструмента дудука.

Для меня важно не портить и не менять песню. Сегодня молодежь берет песни и меняет их под стиль эстрады. Пусть они исполняют песни для дискотек, под стиль американской или европейской музыки. Лишь бы не портили народные песни. Мы теряем культурное наследие. Нужно, чтобы таких певцов, как Филюс Кагиров, было больше. Для того, чтобы поднять эстраду, надо много стараться, писать песни со смыслом, над каждой песней работать. Настоящими певцами я могу назвать Ильхама Шакирова и Салавата Фатхетдинова.

— Кто авторитет для тебя в музыке?

— Все исполнители татарской эстрады — мои друзья, я их всех люблю. Например, если подойти к Фирдус Тямаеву, может у него и не сильный голос, но для меня он настоящий артист, он харизматичен. Поэтому я его и люблю. Из молодых поражаюсь голосу Филюса Кагирова.

Гөләндәм Зарипова, фото vk.com

Новости партнеров