Базарбай Бикчәнтәев: «Башта мин татарча ныклап сөйләшә белми идем, ә татарча җырларны җырлый идем»

«Реальное время» продолжает говорить по-татарски: интервью с татарином, переехавшим из Китая в РТ, чтобы петь про Золотую Орду

Татарский певец Базарбай Бикчантаев, несколько лет назад переехавший в Казань из Китая, поделился со слушателями своей новой песней — «Тамырыңны бел татар». В своем интервью «Реальному времени», он рассказал, как рождалась песня об истории татарского народа и почему в Китае к татарам относятся с уважением. Завтра редакция опубликует перевод интервью на русский.

«Казан кешене үзенә тарта икән, кире кайту теләге сүнде»

— Иң башта үзегез турында сөйләп китегез – кайда тудыгыз, Казанга килгәнче кайдая яшәдегез?

— Мин Кытайда туып-үстем. Кытайның Синьцзян районында Чишмә дигән бердән-бер татар авылы – мин шул авылда туганмын. 2001 елдан Урумчи шәһәрендә укыдым һәм эшләдем. 2010 нче елда башка шәһәрнең мәдәният йорты хөкүмәт эше буенча чакырды. 2012 елда Казанга кайттым һәм хәзерге көндә монда яшим.

— Әти-әниләрегез шулай ук Кытайда туып-үскәннәрме? Алар анда ничек барып эләкәннәр?

— Әти-әниләр дә Кытайдан. Бабаларыбыз 1831 еллрада Татарстаннан киткәннәр, тик кайсы төбәктән булуларын тәгаен әйтә алмыйм.

— Ә Казахстан белән бәйләнешегез юкмы?

— Алар күченеп киткәнән соң Казахстанда да яшәгән, Монголиягә дә барып эләккән. Кытайның Алтай шәһәре бар – соңыннан шунда яшәгәннәр.

— Гомумән алганда Кытайда татар диаспорасы зурмы?

— Язма чыганаклар буенча, Кытайда дүрт меңгә якын татар яши. Татар диаспорасы дүрт шәһәрдә бар. Берсе Урумчи шәһәренең үзендә, шулай ук алар Кульҗада бар. Ә инде Чишмә — татарлар яши торган авыл.

— Кытай татарлары арасында атаклы кешеләр бармы?

— Кытайда яшәүче татарлардан чыккан иң зур кешеләрнең берсе – Казан университеты профессоры Миркасыйм Госманов. Ул Казанга 1950 нче елларда килгән, аның гаиләсе хәзер дә Казанда яши. Тагын бер танылган кеше – Ильяр Габитов. Ул хәзер Кульҗада яши. Борһан Шаһиди Буа районының Аксу авылында туган. Ул Кытай җитәкчесе Мао Цзедунның киңәшчесе, уң кулы булган. Әлбәттә, мин хәзер исемә төшкән шәхесләрне генә санап үттем.

— Казанга килү теләге сездә ничек туды?

— Мин 2012 елда «Татар моңы» конкурсына килдем. Аннары консерваторияга да имтихан биреп карарга булдым. Алмасалар, кире Кытайга китермен дип килгән идем, Казанга килгәч Казан кешене үзенә тарта икән, кире кайту теләге сүнде. «Татар моңы» конкурсында лауреат исеменә булдым, имтиханны тапшырып консерваторияга да кердем. Шулай итеп мин монда калдым.

— Гаиләгезне дә Казанга күчерергә уйламыйсызмы? Әти-әниегезнең Казанга кайтырга теләкләре юкмы?

— Хәзер тормыш иптәшем минем белән монда яши. Әлбәттә, әти-әниемнең Казанга киләсе килә. Ләкин бу җиңел түгел – виза һәм башка документ эшләре бик катлаулы.

— Кытайда яшәп татарча шулай яхшы сөйләшергә ничек өйрәндегез? Анда телне ничек саклап калдыгыз?

— Кытайда татарлар аз булгач, анда университет, мәктәпләрдә татар телендә дәресләр бирмиләр. Әмма гаиләдә татар гореф-гадәтләрен, җырларны саклап булса да тәрбия бирәләр. Башта мин татарча ныклап сөйләшә белми идем, күбесен монда килгәч өйрәндем, ә татарча җырларны мин җырлый идем.

«Милләт тарихын белмәсә, милләт булып кала алмас»

— Күптән түгел сез социаль челтәрләрдә үзегезнең «Тамырыңны бел, татар» дигән яңа җырыгызны тәкъдим иттегез. Бу җыр турында сөйләп китегез – аның авторы кем, нигә аны башкарырга булдыгыз?

— «Тамырыңны бел, татар» җырын яздыру турында мин күптәннән хыялланып йөрдем. Нинди генә милләт булмасын, ул үзенең тарихын, үткәнен белмәсә, ул милләт милләт булып кала алмас дип уйлыйм. Элек тә үзебезнең тарихыбыз белән бик нык кызыксына идем. Кытайда яшәгәндә бабаларыбыз тарихыбыз турында үзләренең бабаларыннан иштеп калганнар буенча сөйлиләр иде.


Казанга кайткач мин шушы идеяны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс абый Тукаевка әйттем. Мин үзебезнең тарихыбыз турында бер җыр чыгарасым килә, сүзләре матур булсын иде, сезнең тарихны бик яхшы белә торган кешегез бармы дип сораган идем. Ул чакта мин монда күп кешене белми идем. Марс абыйның тормыш иптәше дә кытай татарларыннан, шуңа аларны электән яхшы белә идем. Марс абый миңа шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән эшләргә тәкъдим итте миңа, аның телефон номерын бирде. Шуннан соң мин Шәмсия апага шалтыраттым, ул ризалашты, очрашуга чакырды. Мин аңа үземнең барлык идеялармны әйтем үттем — бабаларыбызның исемнәрен кертергә, бөтен тарихны күрсәтергә кирәк дип аңлаттым. Шәмсия апа уйлаганнан соң ризалашты. Бер атна узуга шигырь әзер иде: ул бик күңелгә ятышлы булып чыкты.

Композитор — дустым Багдат, ул Кытайның Алтаенда туган егет, аны Багдат Алтаев дип тә йөртәләр. Безнең тарихыбызда бугаз тавышы белән җырлау да бар, шуңа күрә бу ысулны да, халык тавышларын да керттердем. Бу җыр шулай барлыкка килде.

— Бугаз тавышы белән җырлауга килгәндә, бу алымны кайда ишеттегез? Хәзерге вакытта аны кулланучылар бармы?

— Бугаз тавышы Казан татарларында сакланып калды дип әйтә алмыйм. Ләкин тарихка күз салсак, бездә ул кулланылган. Бәлки ул халкыбыз ислам динен кабул иткәнче кулланылгандыр, бугаз тавышы шаманнарда күп сакланды. Бугаз тавышы үземә дә кызык, тарихта да булган әйбердер дип мин аны бу җырда кулландым.

«Кытайда татарларны хөрмәт итәләр»

— Социаль челтәрдә куйган фотода сез Камал театры артисталары Илдар Хәйруллин һәм Илдус Әхмәтҗанов белән тарихи костюмнар киеп төшкәнсез. Бу «Тамырыңны бел, татар» җырына клип төшергән фото түгелме?

— Бу җырга клип төшерү буенча үз идеямны мин бер клип-мейкерга әйткән идем. Аны тормышка ашыру өчен 500-600 мең сум акча кирәк икән. Шуңа күрә бу идеяны калдырып торырга туры килде, бәлки аны төшерегә булышучы кешеләр булыр. Клипны Болгардан төшерә башлап, Кытай белән дә бәйләргә җыенган идек, ләкин әз генә эшли башладык та, акча мәсәләсе буенча килешә алмыйча туктап калдык. Фотода килгәндә, без Болгардагы концертта катнашкан идек булды. Бу шул чакта төшкән фотолар.

— Кытай төркиләр культурасы белән татар культурасы бер-берсенә охшаганмы?

— Сөйләм буенча бернинди дә охшашлык юк. Тик безнең җырларда, пентатоника куллануда охшашлык бар. Шуңа күрә, кайбер татар җырларын тыңлаган вакытта Кытай музыкасын ишетеп утырган кебек тә була. Һәм киресенчә – кайвакыт Кытай музыкасын тыңлаган чакта татар көе яңгыраган шикелле тоела. Музыка ягыннан охшашлык бар, телләр һәм гореф-гадәтләргә килгәндә охшашлык юк.

— Кытайда татарларга карата дустанә мөнәсәбәт күрсәтәләрме? Гомүмән анда татарларны ничек кабул итәләр?

— Кытайда укымышлы кешеләрнең күбесе татар милләтен хөрмәт итеп карый. Нигә дисәгез, Кытайда яшәгән бөтен милләтләр арасында татарлар аз санлы булса да, бөтенесе диярлек укыган, гыйлемле кешеләр. Синьцзяндә мәдәниятны таратучы кешеләр дип татарларны саныйлар, шуңа күрә бик хөрмәт итәләр.

Гөләндәм Зарипова, vk.com фотосы

Подписывайтесь на телеграм-канал, группу «ВКонтакте» и страницу в «Одноклассниках» «Реального времени». Ежедневные видео на Rutube, «Дзене» и Youtube.

Справка

Восточный экспресс №6(107) 14-20 февраля 2003

НОВЫЕ МУХАДЖИРЫ
Дети китайских татар будут учиться в Татарстане

От татар вне пределов республики и России часто приходится слышать, что они чувствуют себя обделенными вниманием со стороны Казани.

Более того, в последнее время некоторые представители татарской интеллигенции даже стали высказываться в том духе, что зарубежные татары нам вообще не нужны. Тем не менее решающее слово остается за руководством республики. Позиция президента РТ в этом вопросе четкая: Казань — столица всех татар.

На прошлой неделе Минтимер Шаймиев встретился с татарами из Китайской Народной Республики — Ильяром и Турсунтаем Габитовыми.

На встрече стало ясно, что будоражащие слухи о переселении в Татарстан пяти тысяч китайских татар — не более чем слухи. Татары в Китае, которые компактно размещены в основном в Синьцзянь-уйгурском автономном районе (СУАР), живут совсем неплохо, «сытно», как сказал один из гостей. Больше всего им не хватает духовной пищи.

С родиной китайские татары старались поддерживать связь всегда. Сначала это была письменная переписка и радио. Теперь многие с помощью специальной антенны имеют возможность смотреть канал ТНВ.

На встрече президент заявил, что Татарстан готов принять в своих вузах всех желающих учиться татар из Китая. Кроме того, всем желающим переехать в Татарстан могут быть выделены участки под хозяйства.

Все это до боли напоминает знакомый сюжет из знаменитого романа Махмута Галяу «Мухаджиры», только теперь татары переселяются не в загадочную Турцию, а домой.

Старший из Габитовых Ильяр эфенди живет сейчас в городе Кульджа в Синьцзянь-уйгурском автономном районе КНР. Город, который насчитывает сегодня 300 тысяч жителей, по словам Ильяра Габитова, несмотря на свою 300-летнюю историю, городом по-настоящему стал только в начале XX века благодаря татарам. В Кульдже, состоящем из двух частей — Старого и Нового города, много следов пребывания татар. Это татарская мечеть, первая женская гимназия «Hyp», каменные лавки… Название Нового города местные жители даже переиначили в «Нугайгород», что можно перевести как «Татарский город». Здесь же сохранилась татарская школа, в которой, правда, учатся уйгурские дети…

Сейчас татарская община подумывает вновь открыть свою школу, но многие не видят в этом большого смысла. Ведь все высшее образование построено на уйгурском, китайском и казахском языке. Но в то же время между собой татары говорят не только на татарском, но и на казахском и русском. По рассказу гостя, сложилось впечатление, что китайское правительство способствует развитию национальных меньшинств, приветствует открытие школ. У уйгур и казахов есть собственные телеканалы, полноценная общеобразовательная сеть — от яслей до вузов. Существует русская школа, в которой обучаются… 16 учеников. Именно здесь Ильяр Габитов преподавал русский язык после 18 лет тюрьмы, в которую он попал во время китайской «культурной» революции, когда работал переводчиком в советском консульстве.

Другой гость Турсунтай Габитов сейчас живет в Казахстане и занимается ресторанным бизнесом. Перед тем как открыть крупнейший алма-атинский летний ресторан «Сабантуй» на 500 посадочных мест, он 15 лет проработал в Тюмени в Газпроме. В «Сабантуе», который расположен по дороге на знаменитый высокогорный ледовый стадион Медео, бывают практически все татары, приезжающие в Алма-Ату. Здесь наряду с европейской и казахской кухней, представлена и татарская — с кумысом и конской колбасой.

— Удивительно, но даже в центре татар мира, Казани, нет приличного национального ресторана, -заметил Турсунтай эфенди. Поэтому он не прочь поработать в сфере ресторанного бизнеса Татарстана. Шаймиев ему ответил: если есть желание завязать деловые контакты с Татарстаном, то все двери для этого открыты.

А в конце встречи президент подивился смекалке гостей, когда узнал, что они оба имеют кроме китайского и казахского гражданства еще и российское.

Новости партнеров