Римма Бикмөхәммәтова: «Башкорт милли хәрәкәтенең ялгышы – руслашудан түгел, ә татарлашудан курку...»

«Реальное время» говорит по-татарски: поклонник «Дождя» о новом гражданском обществе, ошибках башкирских властей и о том, как отцу Lingualeo отказали в благородном порыве

В дискуссию вокруг судьбы татарского языка, стартовавшую на прошлой неделе, включился новый наш автор — известная татароязычная журналистка Римма Бикмухаметова. В своем интервью она полемизирует с татарином из Америки Ленаром Мухаммадиевым. Римма рассказала, почему татарский язык нельзя считать языком «колхоза», бабушек и деревни, и показала, что сегодня это уже целый кластер на котором зарабатывают не только татары. В частности, она поделилась историей о том, как по ее инициативе в магазине ИКЕА появились надписи на татарском языке. Поскольку интервью получилось достаточно обширным, то его перевод «Реальное время» опубликует через день.

«Татар теле «колхоз», авыл, әби-бабайлар теле дип кабатлау белән килешмим»

— «Реальное время»га биргән интервьсында Ленар Мөһәммәдиев «Иртәме-соңмы татар теле барыбер үләчәк» дигән фикер әйтте. Сезнең моңа карашыгыз нинди?

— Үлү, юкка чыгу бер татар теленә генә кагылмый. Кайчандыр бөтенесе дә юкка чыгачак, бернәрсәдә дә мәңгелек түгел. Әйе, глобальләшү процессын күрәбез, авылларда да интернет, алар да 130 канал карый. Теләгән кеше BBC каналы аша хәбәрләрне укый ала. Бүген төрле мәдәният продукциясе белән таныша алабыз, тотып, татып карый алабыз. Әйе, көчле мәдәният кечкенәрәкләрен йота, без күмелеп калабыз. Әлегә оттырабыз, артта калабыз. Әмма ин – оптимист кеше. Татар теле барыбер бетә, юкка чыга дип кенә кул кушырып утыру белән килешмим. Без барыбер дөнья технологияләрен кулланып татар продукциясен җитештерергә, мөмкин кадәр татар телле мохит тудырырга тиеш. Мин интервьюда татар теле «колхоз», авыл, әби-бабайлар теле дип кабатлау белән килешмим. Мин дә, креатив фикерле татар яшьләре, кайчандыр Ленар үзе дә татар теленең дәрәҗәсен күтәрүдә, аны шәһәрдә дә аралашу теленә әйләндер өчен көч куйды һәм бу эш әле дә дәвам итә. Татар шәһәр мәдәнияты булсын дип Бөтендөнья татар яшьләре форумы тирәсендә тупланган йөзләгән кызлар-егетләр төрле проектлар белән шөгыльләнә. Дөнья практикасында үлеп барган телләрнең яңару мисаллары җитәрлек.

2006 елда Казанга күченеп кайтканда вазгыять башкача иде, торгынлык сизелде, нинди генә тармакка килеп төртелмә, кызыклы, аһ итәрлек проектлар күренмәде. Чит илләрдә әллә ниләр бар, алар мавыктыргыч, ә татарда ул юк. Дөнья ачык кебек, ә татарлар никтер үз продукциясен җитештерми, танытмый дигән хис туа иде. Музыка, әдәбият, милли дизайн, мода тармакларында яңача эшләү күренми иде. Ниндидер кызыклы татар «тусовка»лары адым саен булсын иде дип хыялландык. Тегене эшлик, моны башкарыйк дип җиң сызганып эшләдек, яндык, көендек. Кайчан соң китап кибетенә кереп балалар өчен меңләгән китап арасыннан иң яхшысын сайлап алу мөмкинлеге була? Кайчан соң руслар кебек гап-гади кулланучы буларак тыныч яши башларбыз дип уфтанган чаклар күп булды. Карагыз, хәзер милли дизайнерлар үзара ярыша-ярыша милли продукциясен сата, татарча хәләл фастфуд челтәре барлыкка килде. Татар әйберләрне белән акча эшли башладылар. Шәп бит! Татар шагыйрьләре, язучыларның, фоторәсем, архитектура белән җенләнгәннәрнең үз тусовкалары бар, фәнне татар алга этәреп төрле пабликлар, Yuotube каналында видеодәресләр кешеләргә тәкъдим итәләр, балалар өчен уку методикаларын булдыралар, чит ил бестселлердарын татарчага тәрҗемә итәләр. Дәүләт китап нәшрияты бар бит дип тормыйлар, крауфандиг ысулы белән балалар өчен китаплар чыгаралар. Татар яшьләре форумы атна саен лекторийлар, экскурссияләр оештыра, музыкантлар чыгыш ясый, яшьләр кинолар төшерә, клиплар ясый… Мин журналист буларак аларның эшчәнлекләре артыннан күзәтеп өлгермим. Шушымы инде үлеп баручы милләт?

— Бу гражданнар җәмгыятеме?

— Өлешчә әйе, әле тулысы белән түгел. Татар теле, Татарстан өчен җаваплы булырга өйрәнәбез. Милләт, республика үсешенә битараф булмаучылар үз өлешен кертергә тырыша, вазгыятьтне яхшылыкка үзгәртергә тели.

— Мондый фанатиклармы, пассионариялармы дим, ничә кеше инде? Ун, унбиш, йөз кешеме?

— «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенә кимендә 5 мең кеше килә, бу административ ресурс белән куылып китерелгәннәр түгел, үз теләге белән тел бәйрәмендә катнашучы яшьләр. Соңгы елларда Казанга төрле төбәкләрдән, шул ук Башкортостан, Мәскәү, Самара, Себердән һ.б кайтучылар күбәйде. Казанда бизнес коралар, гаиләле булалар. Алар: «Безнең балаларыбызны татар мохитендә яшәтәсебез, Татарстанга файдалы буласыбыз килә» дигән максат куялар. Казанга кайтучылар – актив һәм фикерли торган яшьләр. Аларның һәркайсысы үз урынын таба.

«Татарда туганлык хисе көчле, әмма республикада милли кадраларны махсус үстерү күренеше юк»

— Ә бу аномалияне ничек аңлатып була? Ун ел элек беркем юк иде, хәзер барлыкка килгән булып чыга… Әллә мини я микро Ренессанс?

— 1990нчы елларда туган балалар үсеп җитлекте. Демократия һавасын сулаганнарнның актив позияцияләре, барган вакыйгаларга үз карашы бар. Алар татарлык хисе белән тәрбияләнгән. Аларда милли үзаң көчле. Бәлки, тел ягыннан аксау бардыр, әмма мин татар, мин татарстанлы дигән караш көчле. Без кызык заманда яшибез. XX йөз башында да татар тормышы гөрләгән, бер үк чорда татарның асыл шәхесләре тупланып эш иткән. Шул вакыттагы ренессанс әле кабатлана дип әйтергә куркам, әмма охшашлык та бар бит. Шуңа ышанасы килә һәрхәлдә.

— Читтән күзәтүче буларак, пассионарийлар арасында күбесенең Башкортстаннан булуын күрәм. Бу нәрсәгә бәйле? Менә без Казан татарлары сезгә карап сезне актив, кайчак агрессив буларак кабул итәбез. Казан татарлары ничектер битараф булып күренә.

— Читтән килгән кеше кул кушырып утыра алмый бит, аңа икеләтә, өчләтә күбрәк эшләргә туры килә, аларга үз урынын табарга кирәк. Шуңа активлыгы табигый. Аннары читтәге кешеләр идея белән янып килә. Күңелендә булганны тормышка ашырырга тели, эшли, тәкъдим итә, селкетә, битарафлык диварына килеп бәрелә, күңеле кайта, үксеп елый да, тагын эшли башлый, ниндидер кечкенә җиңү булса, сабыйларча сөенә. Бу Уфа татарларына гына хас күренеш түгел. Бу – идея белән яшәүчеләргә хас күренеш. Казан татары җылы шартларда яшә, тирә-якка карасаң, барысы да бар бит, татар мәктәпләре, бакчалар эшли, күңел ачу тамашалары күп. Ә читтәге кешеләр рус мохитендә яши, Уфа татарлары рус, башкорт хакимиятенең милли сәясәт басымы астында яшәде. Шуңа да Татарстандагы татар телен үстерү булган мөмкинлекне кулланмауны авыррак кичерә.

— Безнең өчен аңлатыгыз – нинди басым булды ул? Без монда яшәп белмибез аны.

— Төрлесе булды: паспорт алганда да турыдан-туры «Башкорт булып язылуың хәерлерәк, укырга керү җиңелрәк булачак» дигәннәре булды. Университетка кердем мин, башкорт филологиясе һәм журналистика факультетында белем алдым. Студент чакта эттеләр-төрттеләр дип әйтмим. Әмма «титульная нация» дигән күренеш булды. Халык исәбен алу вакытларны да бик яхшы хәтерлим, татар исәбенә башкортлар саны да үскәнен яхшы беләм, үзем шаһит булдым. Башкорт теле белән артык басым булды. Артык мәҗбүр иткәнгә, татар телен күрмәмешкә салышу аркасында татарларның башкорт теленә мөкиббән китмәде. Аннары татар теленә дәүләт теле статусын бирү вәгъдәсе дә тормышка ашмады. Бу да татарларның күңелен төшерде.

Башкорт милли хәрәкәтенең ялгышы – руслашудан түгел, ә татарлашудан курку. Башкорт белән татар телләре бик нык якын. Безнең проблемалар уртак, аларны бергә хәл итәргә кирәк. Татарларга караганда башкортлар тизрәк ассимиляцияләшә, аларга авыррак, шуңа күрә дә башкорт теле дәүләт теле буларак укытылырга тиеш. Башкортлар өчен дәүләт тарафыннан бөтен шартлар тудырылды, ләкин граҗдан позициясе, активлык ул кадәр көчле булмады. Мортаза Рәхимов китте, башкортлык та сүрелде. Татарстанда халыкта гражданлык позиция көчле, астан таләп итү, контрольдә тотарга тырышу бар. Президент институтын да яклауны да татар яшьләре күтәреп чыкты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы бу мәсьәләгә игътибарны җәлеп иттерә алды.

— Казанда аерым милләткә карата караш юкмы?

— Татарларны гына күтәрәләр, арттан этәләр дип әйтергә телисезме? Татарда туганлык хисе көчле, әмма республикада милли кадраларны махсус үстерү күренеше юк. Менә башкортлар милли элита тәрбияләргә тырышты, афәрин аларга! Һәрбер шәһәрдә диярлек башкорт гимназияләре уңышлы эшләде, Уфада көчле мәктәпләр булдырылды. Казанда милли элитар гимназия ачу турында фикер ничә еллар буе сүздә кала бирә.

Менә читтән татар яшьләре кайта, тагын да кайтырга теләүчеләр бар… Аларда шулкадәр идея күп, көч-энергия ташып тора, әмма аларның потенциаланын кулланучы түрәләр күренми. Менә «Калеб» иҗади төркем бар. Искиткеч көчле проект. Башка телле аудиториягә күрсәтерлек оялмаслык кичәләр эшлиләр. Аның да башында Уфадан килүче Гүзәл Сәгыйтова тора. Аларның кичәләре әле моннан, әле тегеннән акча туплап, коры энтузиазм белән эшләнә. Ник дәүләт үз канаты астына алмый аларны? Lingualeo проекты җитәкчесе Абдулнасыйров татар теленә өйрәтү программасын эшлим, ярдәм итәргә телим дип кычкырып тора, әмма «Ана теле» проектын чит ил кешеләренә тапшырылды. Ярар, хәерлесе, әмма шул ук егетнең башка тәкъдимнәре күп бит. Күпме журналистлар, җырчылар, хореограф, IT белгечләре тилмереп йөри.

Шул ук Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Печән базары», «Jadid fest» проектын зур көч куеп, Казанда да татарлык күренсен дип тырыша. Татарча өстәл уеннары эшлибез дип берсе Сәмәркандттан, берсе Уфадан Казанга кайтты. Хыялый ихлас егетләр! «Бу егетләргә булышырга кирәк» дип яннарына килүче юк. Югыйсә хакимият үзе эзләргә тиеш андыйларны. Әле җитмәсә күпләре үз хезмәтен бүләк итәргә әзер, күпкә арзанрак проектларны булдырырга әзерләр.

Менә Татарстан ни өчендер аерым бер тәрҗемә итү сүзлеген булдырабыз дип йөри, бик күптәннән сузыла проект, аңа зур акчалар да бүленде. Тик чынында барыбыз та Google translate хезмәтен кулланабыз бит. Үзебезнекен эшләр өчен катлаулы һәм чыгымлы юл узар урынына ник шушы ресурсны гына татарчалаштырмаска? Күпме тәкъдим ителде ул, әмма моны аңлаучы юк. Татарга аерып карау юк Татарстанда.

«Берничә елдан соң КФУ җитәкчелеге сәясәте аркасында без татар телендә белем бирүче укытучылары юк дип терсәк тешләячәкбез»

— Ленар татарча белүче юк диде. Өйрәтәбез-өйрәтәбез, телне беркайда кулланып булмый. Мәсәлән, син үзең дә кибеттә ипи алганда барыбер русча эндәшәсең бит?

— Ник русча? Татарча эндәшәм.

— Әллә аңлыйлар дип тә әйтәсеңме?

— Әлбәттә, аңлыйлар. Татарстан кешеләрен шул кадәр аңсызга санамагыз инде. Сәүдә өлкәсендә кешеләр аеруча сыгылмалы, аларга товарны сатарга кирәк бит. Нинди телдә эндәшсәң дә, алар шул телдә берничә сүз булса да кыстырып әйтсәләр, тугры сатып алучы барлыкка килүен аңлый бит алар. Әлегә кадәр мин бер җирдә дә татарча эндәшүемә дорфа җавап кайтаручыны очратканым булмады. Аңламаган кешеләр гафу үтенәләр, татар телендә сөйләшә белгән хезмәткәрләрен табып китерәләр. Шул рәвешле эшләгәндә иренмим, «Тәкъдимнәр китабы»на рәхмәт сүзләрен язам. Мин – татар кешесе, татар теле – дәүләт теле, үз телемде мәгълүмат алырга хокугым бар.

— Син яхшы кеше булгач, сиңа яхшы кешеләр генә әләгәдер…

— Татарстанда руслар татар теленә уңай карашта. Ике дәүләт теле булу аларга – гадәти күренеш. Алар үзләре дә татарча сүзләр кыстырып сөйләргә ярата бит. Галимнәрнең тикшерүләренә караганда, башка төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстандагы рус кешеләре күпкә динирәк, алар башка дин кешеләренең карашларын да тыныч кабул итә.

— Ә нигә татарча өйрәнергә теләмиләр?

— Өйрәнәсебез килми дигәнне кечкенә милли хәрәкәт вәкилләре әйтә. Ә Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты социологлары уздырган тикшерү нигезендә татар телен өйрәнергә теләүчеләр күп булып чыкты, әмма методика уңышлы түгел дип фикер белдергәннәр. КФУда татар теле курсларын оештырдылар, бар теләгән кешене кабул итә алмадылар. Мәскәүнең Мәскәвендә татар телен курларсына руслар белән яһүдләр йөри.
Вакытында телгә өйрәтүче берничә дистә уңышлы методика булдырмау – дәүләтнең хатасы. Без хәзер терсәк тешлибез. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы яңа белгечләрне эшкә җәлеп итеп рус балаларына татар теле дәреслекләрен чыгара башлады. Әйе, соңга калынды, әмма барыбер эшләнсен ул! Берничә елдан соң КФУ җитәкчелеге сәясәте аркасында без татар телендә белем бирүче укытучылары юк дип терсәк тешләячәкбез. Кирәге чыгар, ә педагоглар булмас. Менә аны бүген хәл итәсе.

Милләт күрсәткече – тел. Татарның телсез милләт булуын теләмим. Татар теле КФУдан кыскрыклап чыгарылды, федераль үзәк тарафыннан чыгарылыш имтиханнарын туган телдә биреп булмый, шул сәбәпле татар теле мәктәпләрдә азаеп бара. Татарлар – практик кешеләр. 11 ел буе баласын татарча укытып, аннары хәтта имтихан тапшырылмагач, нишләсең соң ул? Шуңа күрә монда Азнакай район башлыгы белән мәгариф министры гына гаепле түгел. Эш системалы барырга тиеш.

— Җаваплылыкны халыктан төшерәсең киләме?

— Юк, дәүләтнең җаваплылыгы зур дип искә төшерәм. Дәүләт татар теленең үсешенә шартлар тудырырга тиеш, ихтыяҗны булдыру мөһим. Аңлату эше дә аксый безнең. Билингваль булу күпкә отышлырак, андый кешеләрнең баш мие яхшырак эшли дип сөйләшүләр алып барылмый, татар теленә имидж тудыру эше киң колачлырак булсын иде.

— Җитәкчеләр үзара татарча сөйләшкәч Татарстан министрлар кабинеты татарча сөйләшергә мәҗбүр. Ә менә рус телле җитәкче килсә, татар теле анда шундук китәчәк. Анда түрәләр репетиторлар яллап татарча өйрәнә, чөнки Рөстәм Нургалиевич рус кешесенә дә татарча эндәшергә мөмкин. Җавап бирә алмаса, «Нигә өйрәнмисең?!» дип шелтәләргә мөмкин…

— Рөстәм Миңнеханов та, Минтимер Шәймиев та яхшы мотиваторлар. Бездә кешегә карау, үрнәк алу гадәте бар. Сүз уңаеннан, татар түрәләре формаль булмаган урыннарда үзара татарча сөйләшә. Әмма берәр утырыш булса вата-җимерә булса да русчага күчәләр. Хөкүмәттә эшлекле сөйләшүләр дә татар телендә алып барылсын. Нинди киртә бар моңа? Мәгариф һәм фән министрлыгында татарча сөйләшәләр, бу практиканы башкалар да алсын иде.

— Менә татарларга гел нидер җитми, гел болгатасыз дигән хис туа. Гел ниндидер хатлар язасыз, шикаятьләр...

— Ә моның нәрсәсе начар? Әлбәттә, җитми, татар телле мохит җитми, дәүләт татар теленең көндәлек тормышында чагылышы җитми. Татар телле язулар җитми. Казанда, республика буенча да татар теленең визуаль киңлектә кулланышы 5 проценты тәшкил итә икән, без шуның белән риза булырга тиешме? Дәүләт контрольдә тотмый, таләп итми икән, бу эшне кайчан эшләрләр дип көтеп утыра алмыйбыз. Аңлатма хатлар язуның бернинди дә җинаяте юк. Менә Уфада «ИКЕА» да барлык элмә такталары русча һәм башкортча иде, ә Казанда – русча гына. Җитәкчеләренә татар телендә дәүләт теле статусы барлыгын искә төшердем, ә алар миңа: «Без федераль канунга бусыйнабыз» дип җавап кайтарды. Әмма мин дә төшеп калганнардан түгел. Швеция татарлары Ингвар Кампрад адресын табып бирде. Инглизчә һәм швед телләрендә телгә мөнәсәбәт нинди булырга тиешлеге турында, республика хакында матур җылы хат яздым, конвертка Казаныбыз сурәтен дә салдым. Шуны ук Мәскәү офисына «копи» итеп юлладым. Бер ай эчендә барлык элмә такталар әдәби татар телендә башкарылды. Берничә зур кибет белән шулай эш ителде. «Карусель», «Перекресток», «Ашан»…

Зорге урамындагы Hoff сәүдә үзәге ачылу алдыннан көн саен автобуста узганда «Боларга да, «Лента» кибетенә алдан әйтергә кирәк, татарчага тәрҗемә ясарга онытмасыннар, соңыннан ике эш башкармасыннар, чыгымлы булмасын" дип гел уйлап йөрдем, әмма шалтыратырга вакыт булмады. Баксаң, алар барысын да татарча эшләгән, әле сайтларын да милли бизәкләр белән башкарган.

Безнең кебек кешеләр дәүләт кешеләренең ачуын китерәдер, «раздражающий» фактор буларак кабул ителәбез. Гел хаталарны күрсәтеп, эшләп бетерегез, кирәксә, ярдәм итәбез дип әйтеп торуыбыз аларга ошамый. Минем кебек кешеләр дәүләткә кирәкми, әмма бу мөһим түгел, мин үземне дәүләткә кирәк икәнемне беләм. Әгәр Аллаһ Тәгалә миңа азмы-күпме акыл, сәләт, көч, нәрсә кыенсынырга, матурлык та биргән икән, мин аны татар теле үсеше өчен кулланачакмын.

«Татар газеталарына интернетта, социаль челтәрләрдә активлык җитми»

— Глобальләшү турында сөйләштек, менә «Азатлык» радиосы – үзенә күрә глобаль проект. Анда бит авылда булган вакыйгаларны гына тасвирламыйлар...

— «Азатлык» – татар телле бай, тулы канлы медиаресурс. Монда дөнья сәясәте, федераль үзәк белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрдән башлап фән дөньясында нинди ачышлар булганы турында, чит ил классик әсәрләрен татарча укырга мөмкинлек бар. Әмма интернетта «Татар-информ» агентлыгы да тулы көчкә эшли башлады. Яңа команда килгәнче татарча тәрҗемә материаллар гына укый идек бит. Хәзер Татарстан, Русия, дөнья яңалыклары яктыртыла, онлайн трансляцияләр оештыралар. «Ватаным Татарстан», «Ирек мәйданы», «Безнең гәҗит» газеталарында дөньяда, Русиядә барган вакыйгаларга татарча карашлы анализ бар. Әмма татар газеталарына интернетта, социаль челтәрләрдә активлык җитми. Бүген, хәзер шул вакыйга бара дигәнне татарча оператив хәбәр итүгә өйрәнергә кирәк. Рус телле матбугат татар телле матбугаттан эксклюзив мәгълүмат күреп материал язуын телим. Татар телле журналистларда да кызыклы материал күп. Татар телендә мәгълүмат алуга өйрәтергә кирәк укучыны.

— Федераль медиадан нинди авторлар һәм басмалар синең өчен үрнәк булып тора?

— Мин – «Дождь» каналы фанаты. Аларның тәүлегенә 16-18 сәгать эшләвен дә беләм, күрәм. Микрофон тотып түрәләргә уңайсыз сораулар бирәләр, аналитика көчле, төрле карашларны җиткерәләр. Тамашачылары белән бик тыгыз элемтәдә, ачыклар. «Новая газета»да репортаж жанрында язучылар көчле, тикшерү жанрында эшләүчеләрнең материалларын укыйм.

— «Дождь» каналына үзең дә интервью бирдең...

— Булды андый матур мизгел. Алар мине бик кызыксынып тыңлады. Рус телле булмаган милләтләрдә тел проблемасы кискен торуын, бу безне бик борчуына, татар яшьләренең тел үсеше өчен төрле проектлар эшләвенә гаҗәпләнде. Мәскәү – аерым бер дәүләт. Алар төбәкләрдә ни булып ятканын белми, ә хәзер кызыксыну арта бара. Демократик карашлы аудиториясе булган «Дождь» каналы аша Татарстан, татарлар карашы, федерализм принциплары сакланырга тиешлеге, тел турында сөйли алдым. Минем анда сөйләүдән әллә ни үзгәреш булмас, әмма безнең дә барлыкны белеп торсыннар.

— Ә үзең журналистикага ничек килеп каптың?

— Минем юридик факультетка укыйсым килгән иде, кешеләрне яклыйсым килде, адвокатларның эше ошый иде. Ләкин шул ук вакытта сәфәр кылулар турында хыялландым. Без укып бетергән вакытта конкурс бик зур – бер урынга 14 кеше. Юридик факультетка якын да килерлек түгел. Ике хыялны, кызыксынуны журналистика берләштерә ала дип, Башкорт дәүләт университетының журналистикасының рус бүлегенә кердем. Әмма шул елны татар төркемен тупладылар, мин шунда күчтем. Сүз уңаеннан, бу эштә шагыйрь ул чакта Татарстан Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллиның тырышлыгы зур булган.Татар телендә яза белми идем, урысчадан татарчага тәрҗемә итеп азаплана идем.

Укып йөргәндә Башкортстанда бик популяр «Атна» газетасына эшкә чакырдылар, безнең көч белән чыга башлады ул. Төрле кызыксынулары булган команда белән эшләдек, язарга өйрәттеләр, түзделәр. Анда мин «светская хроника»ны алып бара иде, бөтен җырчылар – дуслар. Аннары мине якын күргән кешеләр Казанга чакырды. Букчамны тоттым да килдем, мине азмы-күпме беләләр иде. «Ирек мәйданы» газетасы редакторы Раиф Усманов эшкә чакырды, әмма ул: «Римма, йолдызлар турында язучылар күп, миңа җитди темаларга язучы журналист кирәк», – диде. Ул мине бар вакыйгага да татар күзлеге аша карарга, «Азатлык» радиосы глобальрәк фикерләргә һәм тиз эшләргә, ә «Ватаным Татарстан» дәүләт органнары белән эш итәргә өйрәтте.

Гөләндәм Зарипова, Арыслан Минвәлиев

Новости партнеров