«Арабызда боз эри»: Аделя Заһидуллина татар телен каверлар ярдәмендә үстерергә тели

«Реальное время» продолжает говорить по-татарски: интервью с исполнительницей татарской версии песни «Тает лед» (плюс перевод)

Артистка Государственного ансамбля песни и танца Республики Татарстан Аделя Загидуллина спела популярную песню «Тает лед» украинской группы «Грибы» на татарском языке. Только в соцсетях ролик с татарской версией «Арабызда боз эри» набрал более 150 тыс. просмотров, также видео опубликовано на сайте YouTube. В интервью Аделя Загидуллина рассказала, почему она решила исполнить эту песню и какие еще татарские каверы могут появиться в ближайшем будущем. Подробнее — в материале «Реального времени».

«Без татар теленә игътибар җәлеп итәргә телибез»

— Интернетта сезнең «Тает лед» җырына язылган «Арабызда боз эри» дигән каверыгыз бик тиз таралды. Бу җырны татарча җырлау идеясы сезгә ничек килде?

— Беренчедән, бу бик популяр җыр, ул бөтен кешегә диярлек таныш. Аны хәтта музыкаль тренд дип атарга була. Безнең идеябыз — татар телен һәм мәдәниятын киң тарату. Ә моны быры тик заманча, шул исәптән музыкаль трендаларны кулланып кына эшләп була. Татарстанда яшәмәгән кешеләр дә бу җырны YouTube сайтында эзләгән вакытта безнең тәрҗемәгә тап булачак. Кемгәдер бу кызык булачак, шул ук вакытта алар Татарстан һәм татарлар белән дә кызыксынырга мөмкин. Шул рәвешле без татар теленә игътибар җәлеп итәргә телибез.

— Сездә тагын шундый каверлар бармы?

— Әйе, бар. Без Beatles җырына татар каверы яздык. Ул безнең интернетта, «Вконтатке» челтәрендә дә бар. Хәзер без анда Abadeli дигән группа белән яңа каверлар ясыйбыз, Beatles төркеме җырларына каверлар яздырабыз. Алар шулай ук татарча булачак. Бу попурри, анда дүрт җыр керә. Шулай ук без татар теленә кинофильмнардан алынган музыканы тәрҗемә итәргә телибез, шул исәптән «Ла-Ла Ленд» фильмындагы җырларны. Гомумән алганда планнарыбыз күп. Мәсәлән, без Америка хитларын тәрҗемә итәргә телибез.

— Текстларны тәрҗемә итәргә сезгә кем булыша?

— Без аларны минем командам, минем ирем Айнур Әхмәтов белән тәрҗемә итәбез.

«Петербургта татарлар диаспорасы зур»

— Сез үзегез кайсы яклардан?

— Без үзебез монда Санкт-Петербургтан килдек. Без анда минем ирем Айнур белән укыдык. Анда Санкт-Петербург татар яшьләр оешмасы бар. Бу берләшмәне без оештырдык. Бездә татар мәдәнияте белән бәйле чаралар күп уза. Без Сабантуе оештырдык, «Кичке Ургант» шикелле чара ясадык. Узган елны безгә хәтта Камал театры артисталары да килгән иде, алар чакырылган кунак буларак катнаштылар. Шулай ук без татар теле фестивале үткәрәбез. 26 апрельдә, Габдулла Тукайның туган көнендә чаралар бик күп уза. Без аларны татар яшьләрен җәлеп итү һәм бергә җыю өчен үткәрә идек. Аннан соң безнең «Татар өстәл уеннары» проекты барлыкка килде. Һәм без бу проект белән шөгылләнер өчен Казанга күчергә булдык. Без грант алдык, проектны тормышка ашырдык. Аңа инде игътибар иттеләр, чөнки элек мондый уеннар юк иде. Без Казанга күчкәч, вакытны бушка уздырмас өчен мин Татарстан Республикасының дәүләт ансамбленә урнаштым. Шул ук вакытта җырлар яздыру белән дә шөгылләнәбез.

— Сезнең профессиональ музыкаль белемегез бармы? Сез кайда укыдыгыз?

— Әйе. Мин Санкт-Петербургта Мусоргский исемендәге музыкаль училищеда укыдым, эстрада джаз бүлеген тәмамладым.

— Санкт-Петерубргтагы татарлар тормышы турында сөйләп үттегез. Анда татарлар күпме? Андагы диаспора ничек яши?

— Андагы татар диаспорасы бик зур. Картлар да, яшьләр дә күп, алар төрле урыннарда җыелалар. Татар тормышы белән шөгылләнүче берничә бүлекчә бар. Чаралар, зур концертлар да күп үткәрелә. Татарстаннан да безгә күп артистлар киләләр. Динар Байтемиров — Санкт-Петербург артисты, ул концертлар бирә.

— Киләчәктә Казанда калырга телисезме?

— Без Санкт-Петербургка кайтырбыз дип уйлыйм. Казан да, Санкт-Петербург та безнең өебез, шуңа күрә без ике шәһәрдә яшәргә телибез. Мәсәлән, без Казанны сагынабыз икән, монда килә алабыз. Без Камал театрын, татар операсын яратабыз. Дуслар белән очрашканнан соң, кире китә алабыз.

Без үзебез монда Санкт-Петербургтан килдек. Без анда минем ирем Айнур белән укыдык

«Мин татар эстрадасына заманча яңгырау җитми дип уйлыйм»

Сезнең җырлдарыгызны тыңлаучы, видеоларыгызны караучы җанатарларыгыз бармы? Алар күпме? Алар сезгә язалармы?

— Бу соңгы видеога комментарийлар бик күп булды. Миңа шәхси сообщениелар да җибәрделәр — күбесе мактый. Ләкин кешеләр күпме булса, фикерләр дә шул кадәр. Бәлки кемдер татар җырларына консерватив карыйдыр. Ләкин без уңай бәяләмәләр күбрәк дип уйлыйбыз.

— Нәрсә дип язалар алар — нәрсә ошый, нәрсә ошамый?

— Күптән түгел «Җырлаган җырларыгыз өчен рәхмәт, язмый кала алмадым» дип язганнар иде. Мин кешеләрдән нинди җырларны ишетергә теләүләре турында сорыйм, алар миңа җавап бирәләр. Кешеләр нинди җырларны ишетергә теләсә, мин шуларны җырлыйм.

— Нинди җырларны сорыйлар?

— Төрле җырлар телиләр- заманча америка җырларыннан алып татар классикасына хәтле. Мәсәлән, Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров җырларын җырларга сорыйлар.

— Критикалы комментарийларда нәрсә дип язалар?

— Алар бар, ләкин әгәр дә син ниндидер яңа әйбер эшлисең икән, һәрвакыт критика булачак, чөнки һәр кешенең үз фикере бар.

— Татар эстрадасының дәрәҗәсе турында төрле фикерләр бар. Сез турыда нәрсә уйлыйсыз?

— Алар дөрестән дә төрле. Мин татар эстрадасына заманча яңгырау җитми дип уйлыйм, ул заманча тенденцияләрдән бераз артта калган. Безнең эстрадада стильләр әз. Мәсәлән, инди, рок кебек юнәлешләрдә эшләүчеләр күп түгел. Шул ук вакытта кешеләргә мондый музыка ошый дип уйлыйм, аны тыңларлар иде.

— Сез «Үзгәреш җиле» фестивален карадыгызмы? Аңа карата фикерегез нинди?

— Миңа бу фестиваль бик ошады, чөнки монда яңа яңгыраш бар иде, бик матур җырладылар, Мәскәүдән килгән профессиональ оранжеровщиклар эшләде.

— Сез үзегез татар һәм башка милләт җырчылары арасында кемнәрне тыңларга яратасыз?

— Татар җырчыларны алганда, мин Ришат Төхвәтуллинны бик яратам. Венера Ганиева, Филүс Каһировны тыңлыйм — күптән түгел аның концертында да булдык. Элеккеге җырчылар арасында Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров иҗаты ошый. Мин төрле юнәлешләрне тыңлыйм. Чит ил музыкасына килгәндә, мин Сoldplay төркеме иҗатын яратам. Бейонсе, Земфира җырларын тыңлыйм.

Миңа бу фестиваль бик ошады, чөнки монда яңа яңгыраш бар иде, бик матур җырладылар, Мәскәүдән килгән профессиональ оранжеровщиклар эшләде

«Сейчас мы записываем каверы на Beatles»

— В интернете очень быстро широко распространился ваш татарский кавер на песню «Тает лед». Как вам пришла идея спеть эту песню по-татарски?

— Прежде всего нужно сказать, что эта песня очень популярна, ее знают практически все. Ее даже можно назвать музыкальным трендом. Наша идея — популяризировать татарский язык и культуру. А это можно сделать только через привлечение к современным трендам, в том числе и музыкальным. Даже те люди, которые живут не в Татарстане, будут делать запрос в YouTube и натыкаться на наш перевод. Кому-то это станет интересно, они будут знать, что есть такие татары, Татарстан. Так мы хотим привлечь внимание к татарскому языку.

— У вас есть другие каверы?

— Да, есть. К примеру, мы написали кавер на песню Beatles. Его можно найти во «ВКонтакте». Сейчас мы с группой Abadeli делаем новые кавер-версии, записываем кавер на Beatles. Они также будут на татарском языке. Это будет попурри, туда войдут четыре песни. Также мы хотим переводить на татарский язык песни из кинофильмов, в том числе из фильма «Ла-Ла Ленд». В целом у нас много планов. Например, мы хотим переводить американские хиты.

— Кто помогает вам переводить тексты?

— Я перевожу их вместе со своей командой, с моим мужем Айнуром Ахметовым.

Жизнь на два города

— Откуда вы родом?

— Мы приехали из Санкт-Петербурга. И я, и мой муж Айнур учились там. Там есть Объединение татарской молодежи Санкт-Петербурга. Это объединение создали мы. У нас было очень много мероприятий, связанных с татарской культурой, — Сабантуй, мероприятие наподобие «Вечернего Урганта». В прошлом году к нам даже приезжали артисты из театра Камала, они были нашими приглашенными гостями. Также мы проводим фестиваль татарского языка. Много мероприятий проходило 26 апреля, в день рождения Габдуллы Тукая. Есть еще несколько направлений — к примеру, татарский разговорный клуб. Мы проводили такие мероприятия для привлечения и объединения татарской молодежи. Потом у нас появился проект «Татарские настольные игры», и мы решили переехать в Казань, чтобы заниматься им. Этот проект получил грант, мы его осуществили в Татарстане, сейчас он ждет дальнейшего продвижения. На него уже обратили внимание, потому что раньше такого еще не было. Когда мы переехали в Казань, я устроилась на работу в Государственный ансамбль Республики Татарстан, чтобы не терять время зря. В то же время мы записываем песни.

— У вас есть профессиональное музыкальное образование? Где вы учились?

— Да. Я училась в Санкт-Петербургском музыкальном училище имени М. Мусоргского.

— Как живет татарская диаспора в Санкт-Петербурге? Много ли там татар?

— Там очень большая татарская диаспора. Много и взрослых, и молодежи, они собираются в разных местах. Есть несколько подразделений, которые занимаются татарской жизнью. Проводится много мероприятий, концертов. Также к нам приезжают много артистов из Казани. Динар Байтемиров — петербургский артист, он тоже дает концерты.

— В будущем планируете остаться в Казани?

— Думаю, мы вернемся в Санкт-Петербург. И Казань, и Санкт-Петербург — наш дом, поэтому мы хотим жить на два города. К примеру, если мы соскучимся по Казани, мы всегда можем приехать. Мы очень любим ходить в театр Камала, в татарскую оперу. Встретившись с друзьями, мы можем уехать обратно.

Мы приехали из Санкт-Петербурга. И я, и мой муж Айнур учились там

«На нашей эстраде мало стилей. Например, инди или рок представлены мало»

— У вас есть фанаты, которые слушают ваши песни, смотрят ваши видео? Много ли их? Они вам пишут?

— У последнего видео было очень много комментариев. Мне писали и личные сообщения — большинство людей отзываются хорошо. Но сколько людей, столько и мнений. Возможно, кто-то относится к татарским песням консервативно. Но думаю, положительных отзывов было больше.

— А что они вам пишут — что им нравится, что не нравится?

— Недавно написали: «Не могла не написать. Спасибо за исполняемые песни». Я спрашиваю у людей, какие песни они хотели бы услышать, они мне отвечают. Я стараюсь петь те песни, которые они хотят услышать.

— Какие песни заказывают?

— Самые разные — от современных американских песен до татарской классики. К примеру, просят перепеть песни Рашида Вагапова, Ильхама Шакирова.

— Что пишут в критических комментариях?

— Если ты делаешь что-то новое, ты всегда должен быть готов к критике, потому что у каждого свое мнение.

— Уровень татарской эстрады оценивают по-разному. Как вы оцениваете ее?

— Я считаю, что нужно выводить татарскую эстраду на современное звучание, потому что, на мой взгляд, она осталась немного позади современных тенденций. На нашей эстраде мало стилей. Например, инди или рок представлены мало. Хотя, я думаю, народ любит эти направления, люди слушали бы такую музыку.

— Вы смотрели фестиваль «Ветер перемен»? Как вы к нему относитесь?

— Мне очень понравился этот фестиваль, потому что здесь было новое звучание, пели красивые песни, работали московские аранжировщики.

Я считаю, что нужно выводить татарскую эстраду на современное звучание, потому что, на мой взгляд, она осталась немного позади современных тенденций

— Кто является вашими любителями исполнителями?

— Если говорить о татарских исполнителях, мне очень нравится Ришат Тухватуллин. Слушаю Венеру Ганиеву, Филюса Кагирова — недавно ходили на его концерт. Из исполнителей прежних лет выделила бы Рашида Вагапова, Ильхама Шакирова. Я слушаю музыку разных направлений. Из зарубежной музыки мне нравится группа Сoldplay. Слушаю песни Бейонсе и Земфиры.


Гөләндәм Зарипова, vk.com фотосы

Новости партнеров