Татар кызы Мөнҗия — милли опера йолдызы

«Реальное время» продолжает говорить по-татарски: статья об оперной певице-татарке, которая жила в Кыргызстане

В декабре этого года исполняется 100 лет со дня рождения заслуженной артистки Киргизской Республики Мунжии Еркимбаевой (1918—1976). Мунжия Еркимбаева родом из Актанышского района Татарстана. Она одна из основателей кыргызского театра, чьи имена украшают историю национальной театральной культуры. Автор «Реального времени» Айзиряк Гараева-Акчура беседовала с дочерью Мунжии Еркимбаевой, тоже выдающейся личностью — балериной, народной артисткой СССР Айсулу Токомбаевой, в Анкаре. Автор знакомит читателей с непростой судьбой татарской оперной певицы Мунжии Еркимбаевой.

30-нчы еллар рыцаре

Кыргызстан милли опера сәнгате башлангычында торган талантлы шәхесләрнең берсе — татар кызы Мөнҗия Еркимбаева. Бу елның декабрь аенда талантлы опера җырчысының тууына 100 ел тула.

«Кыргыз музыкасы» энциклопедиясендә Мөнҗия Еркимбаева хакында мондый мәгълүмат урнаштырылган:

«Еркимбаева Мөнҗия Закир кызы (1918, Башкортстан АССР, Актаныш районы — 1976, Фрунзе шәһәре) — опера җырчысы (колоратуралык сопрано).

Кыргыз Республикасының атказанган артисты (1947). Кыргыз мәмләкәте музыка-драма театры (хәзерге Кыргызстанның А. Малдыбаев исемендәге опера һәм балет театры) оештырылганнан башлап солист булып эшли.

У. Гаджыбековның «Аршын мал аланында» Гөлчахра, В. Власов, А. Малдыбаев, В. Ференың «Айчүрәк» операсында — Сарыкыз, «Аҗал ордунда» Зөләйһаның әнисе рольләрен башкара.

1939 елда Мәскәүдә үткән Кыргыз мәдәнияте декадасында катнаша.

Бөек Ватан сугышы елларында артистлар белән Беларусь, Волхов җирләрендә 2 500 шефлык концертында чыгыш ясый.

М. Раухвергердинның «Көкүлендә» — Гөлай, В. Власов, А. Малдыбаев, В. Ференың «Күл буенда» — Настя, «Манаста» — Канай, А. Аманбаевның «Бойдоктор» музыкаль комедиясендә — Сусар партияләрен башкара.

1958 елда Мәскәүдә үткән Кыргыз әдәбияты һәм мәдәнияте декадасында катнаша.

Дөнья, кыргыз, рус композиторларының арияләрен, романсларын башкара.

Театр коллективы белән Кыргызстан төбәкләрендә гастрольләрдә йөри. «Эмгектеги артыкчылык» («Хезмәт өчен») медале белән бүләкләнә».

Кыргызстан милли опера сәнгате башлангычында торган талантлы шәхесләрнең берсе — татар кызы Мөнҗия Еркимбаева

Тик Балбай Алагушов туплаган, 2004 елда нәшер ителгән энциклопедиядә («Кыргыз музыкасы: Энциклопедиялык окуу куралы») берничә ялгышлык киткән. Беренчесе Башкортстан АССР, Актаныш районы диелгән. Дөрестә, Татарстан кирәк. Икенчедән, вафат булган елы 1976 түгел, 1995. Шулай ук бу энциклопедик белешмәгә Мөнҗия Закир кызының кыргыз опера сәхнәсендә куелган «Травиата»да Виолетта партиясен тәүге башкаручы икәнен язу урынлы булыр иде. Чөнки бу роле белән ул аеруча таныла. Сәнгать белгечләре тарафыннан югары бәяләнә, спектакльдән соң исә, бөтен зал аягүрә басып, унике минут дәвамында Мөнҗияне алкышлый. «Травиатадан» соң «гүзәл Виолетта» булып танылудан тыш «Чио-Чио-Сан», «Проданная невеста», «Запорожец за Дунаем» һәм башка күп операларда җырлавы мәгълүм.

Мөнҗия Еркимбаеваның сәхнә хезмәтен күрсәтү ниятеннән, тагын бер мисал китерәсем килә. А. Малдыбаев исемен йөрткән Кыргыз опера һәм балет академия театрының рәсми сайтында театр тарихына кагылышлы язмадан бер өзек:

«...Өзлексез иҗади эзләнүләр, театр коллективының яңа жанрларны үзләштерергә омтылышы, кыргыз әдәбиятының танылган вәкилләре белән тыгыз хезмәттәшлеге, Мәскәүдә узачак Кыргыз сәнгате һәм әдәбиятының беренче декадасына әзерлек — кыскасы, шул елларның дулкынландыргыч, иҗади һәм патриотик атмосферасы 1939 елда беренче кыргыз операсы — «Айчүрәк» тууна китерә. Бу опера кыргыз музыкаль театр культурасы горурлыгы.

Бу елларда үз эшләренең рыцарьлары булган кыргыз театрына нигез салучыларның якты, кабатланмас таланты, сәләте ачыла. Аларның исемнәре милли театр культурасы тарихын бизи. Болар СССРның халык артистлары А. Малдыбаев, С. Кийизбаева, Кыргызстанның халык артистлары Ә, Коттыбаева, А. Боталиев, М. Мәхмүтова, М. Мостаев, К. Чодронов, К. Ешимбеков, Кыргызстанның атказанган артистлары Мөнҗия Еркимбаева, М. Баетов, Җ. Садыков, М. Кыштобаев, Җ. Арсыгулов. 1939 елны беренче декадада «Алтын кыз», «Аҗал ордун» музыкаль драмалары, «Айчүрәк» операсы күрсәтелә, зур уңыш белән гала-концерт уза. Театр СССР Югары Советы Президиумы тарафыннан Ленин ордены белән бүләкләнә...»

Дәүләт тарафыннан бер төркем яшь талантлар сайлап алына, аларга Мәскәү консерваториясендә уку мөмкинлеге тудырыла. Талантлы яшьләр төркеменә Мөнҗия дә керә

Мәгълүм булганча, декада вакытында кыргыз сәнгать әһелләре өчен тантаналы аш үткәрелә. Һәм шунда И. Сталин килә. Аннары исә, дәүләт тарафыннан бер төркем яшь талантлар сайлап алына, аларга Мәскәү консерваториясендә уку мөмкинлеге тудырыла. Талантлы яшьләр төркеменә Мөнҗия дә керә. Кызганыч, биредә бары 1-2 ел гына укырга өлгерәләр. Бөек Ватан сугышы башлана…

Әни туган җирендә танылырга бик лаек!

Ә без, татарлар, опера җырчысы Мөнҗия хакында беләбезме соң?! Шәхсән үзем танылган якташым хакында тәүге тапкыр чит җирләрдә — Төркиядә ишеттем. 2017 ел ахырында, аннары 2018 ел башында Төркиядә яшәүче кызы, дөньякүләм билгеле балерина Айсылу ханым Токамбаева белән махсус очрашып, әнисе хакында сөйләштек. Менә шул сөйләшүләрне бераз күзаллар өчен «Мөнҗия» дип аталган хикәямнән бер өзек китерәм.

«… Айсылу ханым Токомбаева белән Төркия башкаласы Анкарада урнашкан «İdilya» татар ашлары ресторанында сөйләшеп утырабыз. Колакны иркәләп кенә Алсуның «Олы юлның тузаны» җыры яңгырый, өстәлдә пәрәмәч суына.

Айсылу ханым татарча аңлый, теле — русча, кыргызча, төрекчә. Әнисеннән отып калган татар җырларын татарча, кыргыз көйләрен кыргызча әйтте. Якын кешесенең кайбер фикерләрен рус сүзләре белән җиткерә алмаганны тоепмы, ара-тирә төрекчәгә күчте.

Айсылу ханымны бүлдермим, чөнки истәлекләре су урынына агыла. Берәр сорау китереп кыстырсам, юлына таш куеп абындырган төсле итәрмен. Шуңар тын гына тыңлап утырам. Шулай өч сәгать сизелми узган. Югыйсә бу икенче очрашуыбыз, инде сөйләр сүз кимегәндер төсле. Юк икән…

Төркиядә яшәүче кызы, дөньякүләм билгеле балерина Айсылу ханым Токамбаева белән махсус очрашып, әнисе хакында сөйләштек

Бер авыр сулып алгач, суынган чәен йотып куйгач сүзен дәвам итте:

— Бер елны, Кыргызстанга кайткач, игътибар иттем: күренекле татарларның фотоларын куйганнар, әнинеке юк… Әллә ничек булып китте. Аннары Казанга бардым, әмма әни хакында белгертер өчен берни эшли алмадым.

Күңелемнән генә уйлап куйдым — татарның багучысы да, зарын күрмәүчесе дә татар шул. Багарга кул җитсә, кайчак, зар тыңларга күңеле җитми. Йә вакыт кысан, йә урын җай түгел.

— ...Ә бит әни туган җирендә танылырга бик лаек!

Татар җырчылары татар халык көйләрен моңланып сузуын дәвам итте, өстәлдә ашалмаган пәрәмәч суынды...»

Бу сөйләшүләрдән соң Айсылу ханымның: «Ә бит әни туган җирендә танылырга бик лаек!» — дип, өзгәләнүләрен бераз киметергә теләп хикәя яздым. Һәм, рәхмәт яусын, Мөнҗия Еркимбаеваның тормыш юлын тасвирлаган бәян «Идел» журналында март, октябрь, ноябрь саннарында дөнья күрде. Шул арада җырчының туган авылына кайтып килдем, метрикә кнәгәләрен карадым… Актаныш районы җитәкчелегенә, «Актаныш таңнары» газетасына шушы төбәктән чыккан шәхесне таныту ниятеннән берничә мәкалә яздым. Менә шулай, кызы Айсылу ханымның турыдан-туры ярдәме белән Мөнҗия Еркимбаева исемен татарларга белгертү өчен берникадәр тырышлык куелды.

Мине бу эшләргә ни этәрде соң? Әлбәттә, якташлык хисе дип әйтергәдер. Әмма бу гына җитмәс иде… Иң беренче чиратта, СССРның халык артисты, танылган балеринаның әнисенә багышлап язылган эчкерсез хаты күңелне кузгатты. Сүз уңаеннан, Айсылу ханымга быел 70 яшь тулды. Ел башында Бишкәктә мәртәбәле биючене котлау чаралары үткәрелде.

Кызы Айсылу ханымның турыдан-туры ярдәме белән Мөнҗия Еркимбаева исемен татарларга белгертү өчен берникадәр тырышлык куелды

Айсылу ханымның әнисенә багышлап язылган хаты

«Наша дорогая, любимая мамочка! Сегодня нам хочется от глубины души поклониться тебе в пояс, преклонить пред тобой колени, выразить тебе невысказанную благодарность за все то, что ты сделала для нас. Всю свою сознательную жизнь ты до мозга костей была верна своим близким, родным, мужу, детям, но не все тебя правильно понимали и оценивали так, как ты этого заслуживала. Как-то однажды по этому поводу высказался папа так: «Мама у нас очень сложный человек, но она всегда оказывается права».

Талантливая, яркая, неординарная, уникальная личность со сложным характером, доставлявшим многим большие неудобства, ты всегда упрямо шла своей дорогой к поставленной цели и этому же учила нас. Твоя любимая поговорка: «Жизнь прожить — не поле перейти», — была твоим девизом, и к этой нелегкой и непростой жизни, которую прожила ты сама, ты готовила и нас.

Гордая, независимая, непреклонная и упрямая в хорошем понимании этого слова, ты не согнулась в самые сложные моменты своей жизни и всегда боролась до последнего за свою правоту.

Сегодня нам хочется поговорить с тобою, мама, о твоей жизни, о твоих болях и невзгодах, терзавших твою растравленную душу, такую сильную и несломанную, о радостях и печалях, которых, увы, все-таки было предостаточно…

… Итак, начнем все сначала.

В маленьком селе Ильчибай, на берегу реки Ак-Идель Актанышского района в Татарстане, на границе с Башкирией, в котором все носили фамилию Султановых, в семье муллы Мохамед-Закира родилась дочь Мунжия. В семье она была четвертым ребенком после старшего брата Анвара, сестер Суюмбики, Тазкиры, а после нее родились еще два брата — Адхам и Анас. Семья была дружной и трудолюбивой, и жизнь протекала в повседневных заботах и хлопотах о хлебе насущном. С первых же шагов детей приучали к мысли о том, что человек не должен быть бесполезным ртом. Поэтому, несмотря на не столь низкое положение, которое занимал отец, дети трудились с восхода и до заката солнце. Помню, как ты рассказывала нам, как шестилетней девочкой, желая облегчить участь своей мамы, нашей бабушки, которую, увы, ты потеряла в восьмилетнем возрасте, ты коромыслом таскала воду из колодца, сгибаясь и шатаясь под тяжестью ведер…

В маленьком селе Ильчибай Актанышского района в Татарстане, на границе с Башкирией, в семье муллы Мохамед-Закира родилась дочь Мунжия

После ее смерти ты находила успокоение в общении с природой. Часами ты могла рассказывать о том, как ты поднималась на холмы, расположенные у вашего села, покрытые густой, в твой рост травой, чтобы оттуда любоваться бесконечными просторами, уже тогда звавшими тебя куда-то далеко-далеко, и тебе хотелось уплыть по Ак-Идель в это неизвестное далеко. Но ты любила свою Землю до глубины души и поэтому впоследствии, скучая по ней, посвящала ей стихи и музыку. От тоски по маме ты тогда находила успокоение в песне, и именно тогда душа твоя обратилась к ней. Ты пела всегда, везде и по всякому поводу и со смехом рассказывала, как один из ваших родственников, приехавший к вам в гости, ввел тебя в краску, попросив за столом спеть песню, которую ты пела в туалете…

Началось время гонений и нападок на Веру, и твой отец, наш дедушка Мохамед-Закир Султанов, избегая участи быть расстрелянным, был вынужден бросить вас, малолетних детей и бежать в неизвестность. И здесь ты была помощницей, потому что свою тайну он доверил только тебе, девятилетней девочке, и ты, не пролив и слезинки, с ответственностью взрослого человека в российскую зимнюю стужу, ночью на санях, которые запрягла сама, отвезла его за 50 км от деревни, где попрощалась с ним. Трудно поверить в это, но это — истинная правда, и об этом ты рассказывала много-много раз. Когда же я однажды, в очередной раз слушая эту трагическую историю, по молодости лет сказала, что я уже сто раз слышала об этом, ты с болью в душе ответила мне: «Не сто, а тысячу раз я буду рассказывать тебе об этом, чтобы это осело в твоей голове на всю жизнь!» Теперь я понимаю, что ты, как всегда, была права и поступала мудро.

Несмотря на жесткое и нечеловеческое отношение государства по отношению к вам, никто из вас, по твоему выражению, не стал «отбросом общества: вором, бандитом, преступником». Все вы, благодаря генам, полученным по наследству, продолжили путь своего рода и по силе возможности, получив образование, стали достойными людьми.

«У меня дворянское происхождение», — гордо говорила ты тогда, когда все панически боялись даже в мыслях произнести это. Даже тогда, когда тебя твой сородич, татарин по национальности, уже в Киргизии, в КГБ заставлял признаться в том, что ты — дочь «врага народа», ты, пронзительно глядя ему в глаза, без дрожи в голосе отчеканила: «Расстреляйте меня пистолетом, который лежит на вашем столе, но я — ни в чем неповинный ребенок, не знающий, куда пропал след моего отца». Даже видавший виды мужчина, сотрудник КГБ, был растерян в тот момент от той твердости духа, которая исходила от тебя...»

Мөнҗия ханым гомере буе туган җирен юксынып, татарлыгына тугрылык саклап яшәгән шәхес

Мөнҗия хакында тугыз мәгълүмат

Мулла кызының гыйбрәтле тормышы үзе бер сабак, гыйбрәт. Тууына быел 100 ел дидем. Шушы 100 ел эчендә укымышлы нәсел дәвамчысы булган татар балаларының язмышы ничек кенә сыналмаган! Иҗтимагый вәзгыять, сәяси шартлар, мәдәни һәм милли багланышлар — һәркайсы тормышларына эз салган. Алар бер ярдан икенче ярга бәргәләнеп, бер авырлыктан икенче авырлыкка атылып яшәүләренә карамастан, юкка чыкмаганнар. Иң мәртәбәле баскычларга кадәр күтәрелүләре сокландыра, горурландыра. Моны аңлатыр өчен опера җырчысы Мөнҗиянең тормышына кагылышлы 9 мәгълүматны туплап китерәм, калганнары хакында хикәядән укырга мөмкин:

1. Мөнҗия Мөхәммәтзакир кызы ике мәртәбә репрессия корбаны. Беренчесе — Татарстанда. Әтиләре кулга алыныр алдыннан «урлана». 9 яшьлек Мөнҗия аны төнлә озата бара һәм соңгы мәртәбә шунда күреп кала. Икенчесе, Кыргызстанда. Беренче хәрби ирен эзәрлеклиләр.

2. Әнисе 32 яшендә авырып үлә. Бу вакытта Мөнҗиягә 8 яшь була.

3. Әтиләре югалгач, тома ятим калган алты бертуган төрле тарафларга тарала. Авылда берүзе калган кызны күршеләре Казанга ияртеп китә. Шунда аны аяклары гарип Хәдичә исемле бер хатын асрамага алып үстерә.

4. Мөнҗия әтисен «халык дошманы» дип танудан баш тарта һәм документларга кул куймый. Сорау алучыга үзен атып үтерергә куша. Бу вакытта аңар 20 яшьләр тирәсе була.

5. Казаннан Фрунзега барганда поездда паспортын урлыйлар. Кайбер чыганакларда фамилиясе Еркимбаева урынына Эркимбаева (Әркәмбаева) дип язылган. Бу фамилия — беренче иреннән алынган. Шул фамилия белән артист буларак таныла һәм аны башка алыштырмый. Беренче ире сугышта үлә.

6. 34 яшендә фронтовик җырчыны икенче баласы белән декрет ялында вакытында эшеннән чыгарып куялар. Сәбәбе: «карт артист». Опера йолдызы эшенә Мәскәү аша кире кайта. Һәм күп сандагы рольләрен башкаруны дәвам итә.

Өч кызы — икесе (!) СССРның халык артисты, өчесе дә (!) Кыргызстанның атказанган артисты дигән мәртәбәле исемнәргә ирешкән данлыклы сәнгатькәрләр

7. Өч кызы — икесе (!) СССРның халык артисты, өчесе дә (!) Кыргызстанның атказанган артисты дигән мәртәбәле исемнәргә ирешкән данлыклы сәнгатькәрләр. Олысы — танылган режиссер Офелия — мәрхүмә, Айсылу — балерина, Гөлмира — пианист. Айсылу һәм Гөлмира ханымнар Төркиядә яши. Айсылу ханым сөйләвенә караганда, әниләре аларны татарча тәрбияләгән. Агачныкы төсле тамырлары тирәнгә китсен, бернинди җил-давылларга бирешмәсеннәр, нык торcыннар, дигән.

8. 60-нчы елларда ук кызларына совет таркалачагын әйтә. 1969 елны исә Төркиягә «юл ача». «Сезнең бабагыз Мөхәммәтзакир мулла — җәмигъ хуҗасы булган кеше. Сездә кыргыз һәм татар каны ага. Миндә татарныкы белән бергә башкорт каны да бар. Без — төркиләр. Кара диңгезнең икенче ярында — Төркия. Анда безнең кебек төркиләр яши. Мин анда барырга телим. Әмма бу хәл булмас инде. Ә сез барачаксыз. Сез шунда яшәячәксез», — дигән сүзләрне әйтә.

9. Мөнҗия ханым гомере буе туган җирен юксынып, татарлыгына тугрылык саклап яшәгән шәхес. Туксанынчы елларда Кыргызстанда татар хорын оештырып йөри. «Татар маршын» яза, әмма бу әсәр югалган, аны Мәскәүдәге танылган татар җырчысына бирәләр, ул исә, күрәсең, артык игътибар итмәгән. Кабат сорагач, бу хакта хәтерләмәвен әйтә…

Айзирәк Гәрәева-Акчура
ОбществоИсторияКультура Татарстан

Новости партнеров