«Гөләндәм туташ хатирәсе»: танылмаган Сәйдәш, ике Гөләндәм һәм татар китапларына дефицит

«Реальное время» говорит по-татарски: как Амирхана Еники переосмыслили на сцене театра Тинчурина

В театре имени Карима Тинчурина прошла премьера спектакля «Воспоминания барышни Гуляндам», в основу которого легла повесть Амирхана Еники о тогда еще неизвестном композиторе Салихе Сайдашеве и его молодой ученице по имени Гуляндам. На премьере побывал и корреспондент «Реального времени».

Татар китаплары нигә юк?

Кәрим Тинчурин исемендәге театрда үткән «Гөләндәм туташ хатирәсе» спектакле премьерасын мин аеруча көтеп алдым. Синең исемең татарчамы соң, ул нәрсәне аңлата дигәч, мин Гөләндәм туташ бит ул Әмирхан Еники романының төп героинясы, ул композитор Салих Сәйдәшевны сөйгән дип җавап бирә идем. Ләкин кызганыч ки, еш кына әңгәмәдәшләремнең күз карашларыннан аларның «Гөләндәм туташ хатирәсен» укымауларын күрә идем. Бәлки Тинчурин театрының башрежиссеры Рәшит Заһидуллин куйган спектакль бу әсәргә кабат җан иңдерер, чөнки иҗат җимешләре тамашачылар, укучылар күп булган саен озаграк яши.

Спектакльне караганнан соң миндә Әмирхан Еники повестен яңадан укып чыгу теләге туды. Әгәр дә нинди дә булса проза әсәре сәхнәдә куела икән, беркайчан да аны оригинал белән чагыштырырга, теге яки бу җире «китапча» булганмы икән дип тикшерергә ярамый. Бу хәтта драма әсәрләренә дә кагыла: һәр режиссер сәхнәдә үз күзаллавын чагылдыра, акцентларны үзенчә куя. Иң кызыгы бәлки нәкъ менә үзеңнең интерпретацияңне режиссерныкы белән чагыштырудыр. Ләкин ничек кенә тырышсам да, русча, татарча язып карасам да, интернетта мин «Гөләндәм туташ хатирәсенең» тулы электрон текстын таба алмадым. Минемчә, бу аяныч хәл — рус язучыларының танылмаган әсәрләрен дә табырга була, хәтта рус теленә тәрҗемә ителгән татар романнары һәм повестьлары да бар, ә татар телендәгеләре бик аз. Бәлки татарча әсәрләрне табуы җиңелрәк булса, аларны укып белүчеләр дә күбрәк булыр иде.

Еники «Гөләндәм туташ хатирәсе» композициясен көндәлек формасында төзи. Бу үзенчәлекне сәхнәдә күрсәтү өчен ике Гөләндәм кирәк була

Ике Гөләндәм

Ләкин спектакльгә күчәргә вакыттыр. Афишада «автор» дигән юлда Әмирхан Еники дип язылган, ә җәяләр эчендә Илһам Гали инсценировкасы диелгән. Мөгаен, театр сөючеләр Илһам Галинең кем икәнлеген яхшы беләләрдер — бу исем астында бер генә шәхес түгел, ә иҗади дуэт эшли. Сүз театрның башрежиссеры Рәшит Заһидуллин һәм драматург, актер Шамил Фәхретдин турында бара. «Гөләндәм туташ хатирәсе» Илһам Галинең беренче иҗат җимеше түгел, моңа кадәр Тинчурин театры сәхнәсендә аның «Беренче мәхәббәт», «Гомер буе сине көтәм» спектакльләре куела.

Әйтеп узганча, романны сәхнә өчен яраклаштыру җиңел түгел — проза белән драманың сәнгатьлелек чаралары нык аерыла. Прозаик геройларының мөнәсәбәтләре, уй-кичерешләре тәфсилләп тасвирласа, сәхнәдә болар барсы да репликалар, карашлар, мимика, артистларның позалары аша бирелә. Өстәвенә, Еники «Гөләндәм туташ хатирәсе» композициясен көндәлек формасында төзи. Бу үзенчәлекне сәхнәдә күрсәтү өчен ике Гөләндәм кирәк була. Беренчесе — 17 яшьлек туташ, ул үзе үк хатирә дә, вакыйгаларның төп герое да, ул йөгерә, уйный, көлә, елый. Яшь Гөләндәмне талантлы яшь актриса Резеда Сәләхова уйный. Икенчесе — олы яшьтәге ханым. Ул спектакль дәвамында сәхнә читендә утырып үзенең көндәлеген укый. Вакыт-вакыт аның укуы сәхнәдәге вакыйгаларга комментарий булып бара, ә актерлар сүзсез генә уйныйлар. Минемчә, бу бик отышлы һәм дөрес адым, чөнки шул рәвешле тамашачы вакыйгаларның хатирә һәм рефлексия икәнлеген һәрвакыт исендә тота.

Салихны кызы Гөләндәмгә татар көйләрен өйрәтү өчен Әхмәтҗан әфәнде чакыра. Дәресләр Әхмәтҗан әфәнденең өендә аның күз алдныда үтә

«Чын» Сәйдәш һәм аның шаян укучысы

Пәрдә ачылгач ук караш беренче чиратта сәхнә уртасындагы фортепьянога төшә. Ул спектакльнең төп символик образына әйләнә. Башта көндәлекне яшь Гөләндәм укый, соңрак көндәлек өлкән Гөләндәм кулына күчә. Ул үзенең кичерешләре хакында яза, тыштагы җилне «дөберди, кыштырдый, ыңгыраша» сүзләре ярдәмендә тасвирлый. Татар әдәбиятын өйрәнүче галимнәр, мәсәлән, Гөлфия Гайнуллина бу тавышларны символ, киләчәктә кайгы булачагын искәртү итеп карарга тәкъдим итә. Бу фикер белән килешәм, ләкин, минемчә, тыштагы тавышлар Гөләндәм туташ тасвирлавында көчәеп килгән музыка булып тоела. Димәк, кызның музыкага табигаттән бирелгән сәләте бар.

Салих Сәйдәшевны спектакльдә Зөлфәт Закиров уйный. Ләкин бу әле бөек Салих Сәйдәшев түгел, ә бары тик музыка укытучысы Салих әфәнде генә. Аны кызы Гөләндәмгә татар көйләрен өйрәтү өчен Әхмәтҗан әфәнде (Сәлим Мифтахов) чакыра. Дәресләр Әхмәтҗан әфәнденең өендә аның күз алдныда үтә. Ата кеше башта ук кызының музыкант яки җырчы булуын теләми, аны иске караш кешесе дип атарга була. Аның өчен артистлык — акча эшләү, кәсеп, ә аның кызына беркайчан да эшләргә туры килмәячәк, чөнки кыз баланы булачак ире тәэмин итәргә тиеш.

Ләкин Әхмәтҗан әфәнде һәрвакыт диярлек яшьләр янында булса да, алар арасындагы мәхәббәткә каршы килә алмый

Ләкин Әхмәтҗан әфәнде һәрвакыт диярлек яшьләр янында булса да, алар арасындагы мәхәббәткә каршы килә алмый. Гөләндәм (Резеда Саляхова) белән Салихны (Зөлфәт Закиров) музыка якынайта. Беренче пәрдә шаян һәм күтәренке тонда бара. Минемчә, Резеда Саляхова комик рольләрне аеруча яхшы башкара, «Гөләндәм туташ хатирәсендә» дә аның шаянлыгы, комик актриса осталыгы ачыла. Ләкин спектакльдә бу бик урынлы күренә: ни дисәң дә 17 яшьлек кызларга шаянлык хас. Шул ук вакытта Салих Сәйдәшевны дә без «күренекле татар композиторы» итеп күрергә күнеккән. Мондый шәхесләргә без гадәттә астан өскә генә карарга, хәтта аларны идеальләштерергә күнеккән. Ә монда Сәйдәш яшь һәм «чын», шундый якын, хисләргә бирелүчән, хаталарга дучар. Нәкъ менә башка җир кешеләре кебек үк.

Шунысын ассызыклап үтәсе килә: спектакльдә музыка аерым урын ала. Сүз яңгыраган көйләр һәм сәхнә уртасындагы кара фортепьяно турында гына бармый. Оркестр шулай ук спектакль героена әйләнә. Сюжет буенча Салих аның бер өлеше, оркестр аның белән бергә Гөләндәм туташның дәү әтисе утарына да бара.

Салих укучысын берничә мәртәбә татар спектакльләренә дә алып бара, Кәрим Тинчурин белән дә таныштыра (Харис Хөснетдинов). Гөләндәм туташның Шәрык кичендә татарча җыр җырлавын, минемчә, кульминацион эпизод итеп санарга мөмкин. Кызның сәхнәгә чыгып җырлавын әти-әнисе хупламый. Шул ук вакытта алар Гөләндәмне тыймыйлар да, өйдә дә бикләп тотмыйлар, кыз кичәгә качып килми. Гөләндәм туташ тамашычалар алдында җырлый, ләкин бу адым аның өчен җиңел бирелми. Ни дисәң дә, ул патриархаль кагыйдәләр дөньясында тәрбияләнгән, ул Салихны да ярата, музыканы да сөя, шул ук вакытта үзен әти-әнисе каршында да гаепле хис итә. Эчке киеренкелек тышка авыру, үпкәләр ялкынсынуы булып бәреп чыга. Гөләндәм чыгышыннан соң пәрдә ябыла, героиня калтырый, аның тән температурасы күтәрелә. Шул вакытта аның янына Салих килә, мәхәббәтен аңлата, кызның авыруында үзен гаепли, гафу үтенә.

Гөләндәм туташның Шәрык кичендә татарча җыр җырлавын кульминацион эпизод итеп санарга мөмкин

Кем гаепле?

Пәрдә кабат ачылганда фортепьяно өстенә кара җәймә җәелгән — бу мизгелдән соң Салих Гөләндәмгә инде дәресләр бирми. Кыз ай ярым дәвамында урын өстендә авырый, ата-анасы дәресләрне туктаталар: алар мөгаллим белән укучы арасында хисләр булуын да теләмиләр, аларның бүтән музыка дәресләре өчен түләргә акчалары да юк, чөнки илдә авыр 1818 ел, Сәлимҗан абзый кәсепсез утыра.

Сәламәтлеген ныгыту өчен Гөләндәмне дәү әтисе утарына җибәрәләр. Юлда ул очраклы рәвештә Салихны очрата, егет кабат яратуы турында сөйли. Ләкин Гөләндәмнең үпкәсе үз-үзен тотышында чагыла — нигә сөйгәне моңа кадәр аны эзләмәгән? Шаярулар да инде ничектер моңсу тоела.

Утарда Гөләндәм туташны банк хезмәткәре Газиз әфәндегә (Айдар Фәтхрахманов) димлиләр. Кыз кабат ике ут арасында. Салих армиягә рекрут булып язылган, аның планнарында Гөләндәм туташка өйләнү юк, ләкин сөйгәненең башка кешегә кияүгә чыгачагын белгәч, аны үзе белән сугышка китәргә, анда хатыны яки иптәше буларак яшәргә чакыра. Мондый тормыш, әлбәттә, Гөләндәмнең күңеленә якын түгел. Икенче яктан, әти-әнисе аны Газизгә кияүгә чыгарга үгетлиләр: ул яхшы ир булачак, аларны да ташламас, авыр заманада терәк булыр. Боларны әти-әнисе Гөләндәмгә турыдан туры әйтәләр, ләкин аны кияүгә чыгарга көчләмиләр, ашыктырмыйлар. Гөләндәмгә тагын да авыррак: ул киләчәген үзе сайларга тиеш.

Кыз ай ярым дәвамында урын өстендә авырый, ата-анасы дәресләрне туктаталар: алар мөгаллим белән укучы арасында хисләр булуын да теләмиләр

Ахырда Гөләндәм өйдә кала. Ул качарга тиешле төндә капкалар бикле булып чыга. Ләкин төп сәбәпнең капка тугел, ә Салих тормышына күчәргә рухи көче һәм кыюлыгы җитмәү икәнлеген Гөләндәм туташ үзе дә аңлый.

Ә Салих аны чынлап сөйдеме икән соң? Яки аны татар кызын сәхнәдән җырлату, үзе белән музыка дөньясына алып керү кызыктырдымы икән? Минемчә, Салих дөрестән дә дөнья проблемаларыннан, көндәлек мәшәкатләрдән ерак һәм югары тора. Аңа традицион мәгънәдәге гаилә бәлки кирәк тә түгелдер — ул Гөләндәм туташны үзе белән сугышка иптәш буларак китәргә чакыра. Кыз музыкантны ничек кенә яратса да, үзе дә егетнең хыял дөньясында йөзгәнен аңлый. Аның «Без ничек яшәрбез?» дигән соравына Салих аерым ачык җавап бирә алмый. Шул ук вакытта армия сафларына язылганда ул Гөләндәм туташ турында исенә төшерми, аның белән китер алдыннан хушлашырга тели, ләкин очрашуны эзләми. Миңа калса, хәтта XXI гасыр хатын-кызларының да күбесе мондый билгесезлеккә чумарга әзер түгел. Ә инде егерменче йөз башында яшәүче бер эш белмәгән, иркә, әле кияүгә дә чыкмаган татар кызын сугыш кырында йөрү сындырмас идеме икән? Салих Гөләндәмгә традицион нык гаилә тәкъдим итә алмый, ә туташ талпынса да музыкантның дөньясына тулысынча кереп китә алмый, ул моңа әзер түгел.

Бәлки галимнәр минем интерпретация белән килешмәсләр. Ләкин яхшы әсәрне нәрсә аерып тора дип сорасалар, аның һәр укучыга яңа мәгънәләр ача алуы дип җавап бирер идем.

Романны сәхнә өчен яраклаштыру җиңел түгел — проза белән драманың сәнгатьлелек чаралары нык аерыла

* * *

В афише к спектаклю «Воспоминания барышни Гуляндам» указаны сразу два автора — Амирхан Еники и Илхам Гали. Понятно, что Еники — автор одноименной повести, написанной в 1975 году и посвященной композитору Салиху Сайдашеву. К слову, именно к юбилею писателя драма «Воспоминания барышни Гуляндам» и была поставлена на сцене театра им. Карима Тинчурина. Загадочен второй автор — Илхам Гали. Для широкого круга он, возможно, неизвестен, но любителям театра наверняка известно, что под этим псевдонимом скрываются сразу два человека — главный режиссер тинчуринского театра Рашид Загидуллин и драматург и актер Шамиль Фахретдинов.

Ставить прозаическое произведение на сцене сложно хотя бы потому, что у прозы и драмы совершенно разные средства выразительности: если писатель может израсходовать хоть десять страниц, описывая только прекрасные глаза героини, на сцене все переживания передаются взглядами, жестами, полутонами. Постановка «Воспоминаний Гуляндам» усложняется еще больше, потому что композицию повести Еники выстраивает в форме дневниковых записей главной героини Гуляндам. Режиссер не стал от нее отказываться. Как это было реализовано на сцене? Очень просто — на сцене порхала 17-летняя Гуляндам, которую прекрасно сыграла актриса Резеда Саляхова. Она стала действующим лицом и одновременно воспоминанием из дневника, который читала уже взрослая Гуляндам — во время всего спектакля она сидела на краю сцены. Иногда взрослая Гуляндам начинала читать дневник вслух.

В сердце Гуляндам происходит борьба — она любит Салиха и увлечена музыкой, но не хочет расстраивать отца с матерью

Когда открывается занавес, в центре зритель видит фортепьяно — оно становится одним из важных символов. В конце концов именно музыка соединила Гуляндам с Салихом Сайдашевым (его играет Зульфат Закиров). Действие начинается как раз с поочередного чтения дневника, в котором героиня описывает пугающие звуки снаружи. Татарские исследователи пишут, что это уже намек на трагичный финал. Но, на мой взгляд, в описании Гуляндам эти звуки похожи на музыку — она постепенно усиливается и приобретает разные оттенки. Вероятно, героиня еще до занятий со своим учителем обладала хорошим слухом и способностями к музыке.

В «Воспоминаниях барышни Гуляндам» Салих Сайдашев вовсе не знаменитый композитор, а простой учитель музыки, которого нанимает отец героини Ахметзян эфенди (Салим Мифтахов). Единственное, чего хочет отец Гуляндам, — научить дочь играть татарскую музыку. Он против того, чтобы Гуляндам стала музыкантом, ведь это профессия, а его дочери зарабатывать деньги не придется. Тем не менее между Салихом и Гуляндам возникает чувство. В первой части спектакля герои ведут себя непринужденно, шутят. Салих обаятелен, неуклюж. Салих Сайдашев — один из татарских небожителей, очень интересно увидеть его не ожившей статуей, а земным человеком, способным на ошибки.

В «Воспоминаниях барышни Гуляндам» Салих Сайдашев вовсе не знаменитый композитор, а простой учитель музыки

Как мы уже говорили, героев сближает музыка. Любопытно, что оркестр, который играет на сцене, также превращается в одного из героев спектакля. По сюжету им руководит Салих, и музыканты даже вместе с ним едут в поместье деда Гуляндам. Салих не только учит Гуляндам музыке, он несколько раз водит ее на татарские спектакли, знакомит с Каримом Тинчуриным. Ему даже удается уговорить ее спеть на восточном вечере. Эта сцена, пожалуй, становится кульминацией: Гуляндам поет со сцены татарскую песню, зная, что родители бы ее выступления не одобрили. Хотя надо отметить, что родители не запрещали ей ходить туда. В сердце Гуляндам происходит борьба — она любит Салиха и увлечена музыкой, но не хочет расстраивать отца с матерью. После ее выступления занавес опускается, а ее охватывает жар. Внутреннее напряжение пробивается наружу в форме болезни, воспаления легких. В то же время Салих впервые признается Гуляндам в любви.

Когда занавес поднимается вновь, фортепьяно уже закрыто черным покрывалом. Салих и Гуляндам больше никогда не будут заниматься музыкой. Родители девушки не хотят развития их отношений, к тому же у них нет денег платить учителю — отец Гуляндам остался без работы.

Героиню отправляют в поместье деда, чтобы она окрепла после болезни. Там она получает предложение руки и сердца от молодого банкира по имени Газиз (Айдар Фатхрахманов). Гуляндам вновь оказывается меж двух огней. С одной стороны, она хочет быть с Салихом и любит его. Правда, она и сама понимает, что музыкант не очень-то готов к семейной жизни. Он записался добровольцем в Красную армию, совершенно не думая о ней. Но понимая, что ее выдают замуж за другого, он предлагает ехать на войну вместе с ним — в качестве жены или друга. С другой стороны, родители уговаривают Гуляндам выйти замуж за Газиза. И в их словах тоже есть житейская мудрость: на Газиза можно положиться, он сможет обеспечить не только ее, но и их, ведь отец Гуляндам теперь совсем остался без денег. К тому же сама Гуляндам признает, что родители не давят на нее и не выдают за Газиза насильно, а терпеливо ждут ее решения. Так что выбирать должна она и отвечать за последствия тоже.

Салих не только учит Гуляндам музыке, он водит ее на татарские спектакли, знакомит с Тинчуриным. Ему даже удается уговорить ее спеть на восточном вечере. Эта сцена становится кульминацией

В конце концов Гуляндам остается дома. В ночь побега ворота оказываются заперты. Но она и сама признает, что дело вовсе не в воротах, а в том, что она не была готова войти в мир Салиха. Другой вопрос — куда звал ее Салих? По большому счету даже их последняя встреча произошла по инициативе девушки, он мог уехать на фронт, даже не встретившись с ней. Он действительно стоит над мирским, он очень талантлив. Только семья в привычном понимании ему нужна вряд ли. Он зовет Гуляндам на войну в качестве товарища. Кинуться в этот омут согласилась бы не каждая современная девушка, что говорить о той, что жила сто лет назад.

Гөләндәм Фәтхуллина, фото vk.com/tinchurinteatr
ОбществоКультура Татарстан Татарский государственный театр драмы и комедии им.К.Тинчурина

Новости партнеров