Муфтий Татарстана поддержал притесняемых в Китае мусульман

Муфтий Татарстана поддержал притесняемых в Китае мусульман
Фото: Максим Платонов/realnoevremya.ru

Муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин поддержал мусульман, которых притесняют власти КНР.

«Безусловно, нас беспокоит ситуация, сложившаяся в Китае, тем более что она напрямую коснулась наших соплеменников. Но мы надеемся, что власти этой великой страны вспомнят о мудрости, которую несет их древняя культура», — написал муфтий РТ на своей странице в Instagram.

Он отметил, что Китай является родиной для многих мусульман. Самигуллин также добавил, что в России «хорошо усвоили уроки собственной истории», что борьба против религии имеет непоправимые отрицательные последствия.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Миннән күп кеше Кытайда мөселманнарга карата алып барылган сәясәткә карата шәхси карашымны сорыйлар. Дин әһеле дингә каршы кампанияне ничек бәяли ала соң? Пәйгамбәребез әйткән: «Аллаһ янында иң кыйммәтлегез, Аңа иң күп хөрмәт күрсәткәнегездер, шуңа күрә гарәпнең, гарәп булмаган бер кемсә өстендә бернинди өстенлеге юк. Гарәп булмаган бер кешенең гарәп өстендә бернинди өстенлеге юк. Ак тәнле кара тәнле кешедән өстен түгел һәм кара тәнле ак тәнледән өстен түгел». Без үзебезнең күпмилләтле һәм күпдинле Ватаныбызда бер-беребезне кимсетмичә, үзара тату яшәргә күнеккән. Безнең халык шатлыкны да, кайгыны да кешеләрне милләт һәм дингә карамыйча-аермыйча уртаклаша. Үзебезнең тарихны үз башыбыздан кичереп, без бик яхшы бер сабак алдык: дингә каршы көрәш халык хәтерендә төзәлмәс яралар һәм бик куркыныч нәтиҗәләргә китерә. Әлбәттә, безне Кытайда килеп чыккан вәзгыять борчый — ул бит безнең кардәшләргә турыдан-туры кагыла. Әмма әлеге бөек дәүләтнең хакимияте борынгы Кытай мәдәниятенең кешелек дөньясына никадәр зирәклек һәм хикмәтне бүләк иткәнен онытмаса иде. «Якын күрше ерак туганнан яхшы» диелә икән аларның халык мәкалендә. Кытай бик күп мөселманнар өчен Ватан булып тора, ислам исә — тынычлык, хозурлык, мәрхәмәтлелек дине, ул үз асылында кешеләргә карата рәхим-шәфкать чәчеп торучы көч туплый. Без, Россия мөселманнары, үзебезнең кардәшләребез өчен иминлек сорап дога кылырга тиешбез. Безнең барыбызны да якларга әзер торучы Зат бар — ул безнең Раббыбыз һәм Яралтучыбыз.

Публикация от Kamil Samigullin (@kamilhazrat) 13 Окт 2018 в 12:18 PDT

«Мы, мусульмане России, должны искренне помолиться за благополучие наших братьев по вере в Китае», — добавил муфтий РТ.

Ранее глава Совета муфтиев России Равиль Гайнутдин поддержал власти КНР, подчеркнув, что не увидел притеснений мусульман в Китае.

Напомним, власти Китая узаконили «перевоспитательные учреждения» для борьбы с экстремизмом для уйгуров-мусульман. При этом экстремизмом в том числе считается ношение бород и необычное имя.

ОбществоКультура Татарстан

Новости партнеров