И мебель, и мультфильмы турецкие татары делают одинаково. Одинаково хорошо

«Реальное время» продолжает говорить по-татарски: интервью с двумя разными, но очень похожими турками татарского происхождения

Путь, пройденный турецкими татарами, потомками дореволюционных эмигрантов, — это и урок, и пример для всех нас. Их отношение к своим татарским корням и культурному наследию вызывает восхищение. В то же время, информация о них как будто несколько ограничена. Как же живут современные татары Турции? Выяснилось, что живут очень похоже — вольно или невольно, но по татарской народной пословице «Тырышкан — табар, ташка кадак кагар» («Усердный найдет, гвоздь в камень вобьет»). Собеседники «Реального времени», мебельщик Газиз абый и директор анимационной студии Мустафа Явуз Гуль, — представители разных поколений, но усердность у них абсолютно одинаковая… Подробнее — в материале Айзиряк Гараева-Акчуры, написанном специально для «Реального времени».

Урындыклар уңайлы булсын, татарлар чәй күп эчәргә ярата...

Урындык җиңел булырга тиеш, чөнки аны хатын-кыз күтәрә. Татарлар чәй күп эчәргә ярата, шуңа ул уңайлы, ял иттерә торган булырга тиеш. Аңар күп утырганда да арытмасын, чәй эчкән саен эчәсе килсен…

Мебельче Газиз Байкул сүзләре бу. Ул Төркиянең Искешәһәрендә урнашкан «Aziz mobilya» кибетендә, әнә шулай, үзе сата торган мебельләр белән аерым –аерым таныштырды, урындыкларына үзе утырып күрсәтә-күрсәтә сөйләде. Иң беренче чиратта өй җиһазының ни кадәр уңайлы итеп ясалуына игътибар юнәлтте.

Әйтик, аш өстәле янына куела торган шкафлар янына тукталгач: «Монда авыр савытларны да куярга була. Кунаклар килгәндә аш өстәле әзерләргә якында гына торсыннар», — диде. Аннары йокы бүлмәсенә күчеп, үзенчәлекле һәм бик тә уңайлы комодны зурлады. Бу комод пуф белән бергә эшләнгән, беренче карашка утыргычы барлыгы сизелми дә. Чөнки пуф комодның аскы бер өлеше икән, бер үк төстә. Хатын-кыз җиңел генә аны тартып чыгарып утыра, бизәнә, әзерләнә ала. Өске якта бизәнгеч кебек кирәк-яраклар өчен тартмалар да бар. Әгәр бизәнеп, ясанып утырган вакытта ире галстук эзли башласа, комодның ике ягында ябулы махсус галстук элә торган тартмачыклар урнаштырылган, тиз генә шуннан үрелеп ала…

Мебельче Газиз абый – Төркиягә инкыйлабка кадәр, 1890 нчы елларда ук күчеп килгән татарларның дәвамчысы. Әле очрашкач та, «Нигә төрекчә кунышасыз (төрекчәдән тәрҗемәсе — сөйләшәсез)? Татарча сөйләшегез», — дип, телебезне татарчалаштырды. «Татарлар җыелганда да шулай әйтәм… Үзара да сөйләшмәгәч, мин тагын кем белән татарча сөйләшим?!»

Без шулай, Төркиядә мебель өлкәсендә 45 еллык тәҗрибәсе булган оста белән татарча әңгәмә кордык.

Төркиядә мебельче татарлар күпме?

— Бик аз. Без туып-үскән Корыһөүк татар авылына – Оренбург, Самара өлкәсеннән күченеп килгән татарлар нигез салган, монда Татарстанның Лениногорск, Бөгелмә районнарыннан киткән милләттәшләребез яшәгән. Минем бабайларның чыгышлары Лениногорскийның Сарабиккол авылыннан. Шушы авылдан бу өлкәдә эшләгәннәр — абыем белән мин. Татарлар бит ул, әтиләреннән калган байлык белән эш иткәннәр. Алтын сатучылар, зәркәнчеләр булганнар. Ә безгә әтидән алтын калмады. Ул маллар алып сата иде.Әти иртә үлде. Абый да бәләкәй иде әле. Миңа 14 яшь. Авылдагы башка балалар укытучылыкка укырга китте. Авылда эшләгәнгә акча да бирмиләр. Шуннан шәһәргә барып, чырак, ягъни, мебель ясаучыларга ялланып эшлик дидек…

Хәзерге көнгә кадәр бу өлкәдән китмәдегезме?

— Әйе, 14 яшьтән бирле мебель ясыйм. 20 яшькә кадәр башка кешеләргә эшләдем. Аннары армиягә хезмәт итәргә киттем. Кайткач, 22 яшемдә 1979 елда кибет, фабрика ачтым. Мебель фабрикасы бинасының һәр үлчәмен үзем үлчәп кордым. Фабрикада 40 кеше эшли иде. Сатучыларга ясадык. Әмма Искешәһәр шәһәре хакимияте юл салабыз дип, ул бинаны иште, аннары башка урында депо ясадым. Хәзер инде күбрәк алып сатам, аз ясыйбыз, гарчә җиһаз җитештерер өчен бөтен техникам бар. Элек ясап сату әйбәт иде. Эшчеләр дә күп иде. Бүгенге көндә эшләүче кеше табып булмый. Мебельчеләр, осталар юк. Җитешми. Кем белән ясыйсың?! Үзем дә олыгайдым. Югыйсә үзем тәҗрибәле оста да, әмма эш башында да торырга кирәк бит.Италия, Алмания, Төркия мебельчеләр конференцияләренә бардым. Әле дә йөреп торам. Мебель ясаучылар үзәген җитәкләдем, хәзер ел саен җыелышларында катнашам.Компьютерда үлчәмнәрне сыза алам. Әмма минем компьютер барыбер — блокнот. Ни эшләсәм -барсы язылган. Ни бозылмый, ни вирус керми аңар. Ватылмый да. Берничә данә генә булган өчен һәрберсен үзем сызам, үлчим һәм эшчеләремә ясарга бирәм.

Мебельче булыр өчен кирәкле иң төп сыйфатларны санагыз әле.

— Беренчедән, эш ярату һәм акыл мөһим.

Икенчедән, бу эштә берүзең генә булмый. Күтәрергә һәм тәкъдим итәргә — эш белгән кешеләр, ташырга — зур машина кирәк. Инде сатып алучыларга күрсәтер өчен җиһазларны куярга киң, зур урын сорала. Төркиядә такталар кыйммәт һәм аларны сатучылар да аз. Мәсәлән, 80 миллионга 20 кешедән артмас. Ә җиһаз ясаучылар меңнәрчә… 20 мең ясаучыга 1 такта сатучы туры килер. Боларның барысы өчен күп акча кирәк.

Өченчедән. Мебельне сатып алып китәләр. Урам капкалары тар була, өйләренә кертергә тырышалар, туры китерә алмыйлар. Саттым дип куанасың, кире кайтартырга туры килә. Инде аны илтү – бер чыгым, кире кайтарту – ике чыгым. Синең казанган акчаң аз гына кала. Шул ук вакытта сатып алучы мебелен көтә. Бәләкәен сайламый, зурысын тели, әмма диварлары аша ул үтми. Шуннан диварларны боздыгыз дип зарлана… Бу мебельне ташып, урнаштырып интектеләр димиләр, хәтта бер стакан су да бирмәүчеләр бар. Өзеләсең. Боларның һәркайсына сабырлык кирәк.

Шушыларны, бөтенесен бергә җыеп әйткәндә, мебельче булу өчен акыл, акча, сабырлык һәм әйбәт кешеләр кирәк. Әгәр дә син бик яхшы мебель сатсаң да, башка хезмәткәрләрең әйбәт эшләмәсә, тырышканың бушка, зыянга китә. Шуңа күрә үзеңә дә һәр нәрсәне белү мөһим — мебельне төзәтә дә, кешеләрне җайлый да бел. Башкалар гына эшләсен дип утырсаң, акчаң булмас, үзеңә күп йөгерергә туры килә.

Шулай да мебельче булу бик әйбәт һөнәр. Минем ике балам бар, аларга да әйтәм. Дөньяда кая барсаң да, нинди илдә булсаң да эш эзлисең икән – бер атнада табарсың, ә мебельче икәнсең – ярты сәгатьтә.

Хәзер халык нинди мебельгә кызыга?

— Бик кыйммәтле булмасын. Арзан торсын. 3 ел кулланачак та атачак. Биш ел, күп дигәндә. Мода тиз үзгәрә. Хәзер бит мебель бик очсыз. Шул кадәр очсыз, тиз кулланалар, тиз ташлыйлар.

Ә Төркиядә өй җиһазын ничек сайлыйлар соң?

— Бик начар җиһаз юк хәзер. Бездә ничек, күршесендә, баласында, туганнарында күрә, интернеттагы шикаятьләрне карыйлар. Әйтик, 40 ел эшлибез, ун шикаять тә юк… Әлбәттә, бу фирма яхшы эшли диләр. Без сатып алучыларны кунак кебек күрәбез. Акчасы булса да, булмаса да сатабыз, бурычка да бирәбез. Чөнки сатып алучылар безгә кирәк, дибез. Безнең мөнәсәбәтне күреп, алар башка җирдән карамыйк диләр. Әйтик, сайлаган җиһазлары өйләренә туры килмәсә, таманлыйбыз, бәләкәйләтәбез. Кисәбез, туры китерәбез. Моңар сатып алучылар бик куана.

Сезнең эшне малайларыгыз дәвам итәрме?

— Ике малай да Истанбулда укыдылар. Балалар Искешәһәргә кайтса, эшне дәвам итә алырлар. Әмма әлегә кайтыгыз дип, мәҗбүриләмим. Үзләре аңлап килсеннәр. Әти, без үз эшебезне башларга булдык, дисеннәр… Шуны көтәм.

Ә татарлыкны?

— 2016 елда алар Казанга Татар яшьләре форумына бардылар. Истанбулда татар чараларына йөрегез дим, каршы тормыйлар. Ләкин татарча белмиләр. Электән ата-аналар: «Балаларны мәктәпкә җибәрсең, алар төрекчә әйбәт сөйләшә алмыйлар. Өйдә татарча сөйләшмәгез», — диделәр. Без болай эшләп зур хата ясадык. Мин бу хатамны таныйм. Ул заманда без дә төшенә алмадык. Татарстанга китеп килгәч, акылым башыма килде. Аңлап килдем. Әгәр өйдә татарча сөйләшсәң – балалар белә. 1995 елда Казанга баргач Илдус абый дигән бер кешегә кунакка бардык. Шунда кунак булып утырганда Илдус абый «Уйныйммы?», — дип сорады. Мин кирәкмәс, дидем. Шуннан бу хатыны уйнар, диде. Аңа да каршы килдем. Ничек инде, без ашап утырганда, ул уйнасын?! Шунда кызы да уйнарга теләде. Аннары алар пионинода уйный башладылар. Бездә, төрекчә уйнау — бию була бит! Мин аларны биергә телиләр дип аңладым. Дөресен аңлап алгач, үзең дә уйна, хатының да, кызың да уйнасын дидем. Концерт бирделәр. Менә шул очрашудан соң хәтеремә бала чакта әниләрдән ишеткән сүзләр искә төште. Әниләр әйтәләр иде: «Кызлар бик матур бииләр», — дип. «Уйныйлар» дип түгел. Ә балаларга матур итеп үзебезчә: «Шауламагыз», — диләр иде… Менә телефонга номер кертәм дә сакларга тырышам. Ул миңа төрекчә «ярат» дип яза. Мин бит татар дим, ярат дигәч кочаклыйсы килә, «сакла» диген… Бу ни дигән сүз, өйдә татарча сөйләшергә кирәк, бала-чага да тойсын, сеңдереп барсын. Сеңеп калса искә төшә башлый ул. Хәтта бер ара сөйләшмәсәң дә. Менә шулай, телебезне онытмыйк.

Болгарны күргән юк, Ибен Фадлан сәяхәтен укып, мультфильмын ясый башладым

Төркиянең Искешәһәрендә урнашкан «Рәсемле фильм» (Resımlı Fılım) анимацион студиясе офисына кергәч тә ниндидер бер мультфильм сериясенә эләккән кебек буласың. Түргә узып, студия хуҗасы белән сөйләшә башлаганчы уең белән ишек төбендәге чәчәкле бакча өстенә эленгән атынгычта тирбәлеп алганны, кулдан тукылган төсле келәмгә басып, биеккә үрләгән бормалы баскыч буйлап менеп киткәнне сизми дә каласың…

Мультфильмнар да нәкъ менә шулай, үзенә җәлеп итә, чынбарлыкны оныттыра, икенче бер гаҗәп, могҗизалы, әкияти һәм шул ук вакытта табигый дөньяга алып кереп китәргә тиештер дә.

Совет заманында үскәннәр «Мойдодыр», «Ну, погоди!», «Леопольд»ларны онытылып карый иде, туксанынчы елларда «Чип и Дейл ярдәмгә ашыга» кебек чит илнекеләр мәхәббәт казанды. Бүгенге балалар «Маша һәм аю», «Фиксики» кебек Россиядә яңа эшләнгән мультфильмнарны ярата. Боларның кайберләре инде татар теленә тәрҗемә ителүе дә мәгълүм. Ә менә Төркиядә балачакның иң кызык һәм матур «уенчыгы» булган мультфильмнарны ясау эше ничек корылган? Әллә алар да безнең кебек башка илләрдә эшләнгәнне тәрҗемә итеп карыйлармы?! Бәлки, киресенчә, үзләре ясаганны татар балаларына күрсәтергә телиләрдер?!

«Рәсемле фильм» («Resımlı Fılım») студиясе җитәкчесе Мостафа Явуз Гөл белән без шул хакта сөйләштек.

Иң әүвәл, кыскача, үзе белән танышыйк.

Мостафа Явуз Гөл — Төркиягә 1890 елларда күченеп киткән татарларның бүгенге заман буыны. Ул татар әнисе һәм татар әби-бабасы тәрбиясендә үскән бала, шуңа күрә дә кечкенәдән татар теле, татарлар белән таныш. Хәзер төрек, инглиз телләрендә иркен аралаша, татарча сөйләшмәсә дә, аңлый.

Истанбулның дәрәҗәле уку йорты Босфор университетында инглиз телендә укып, психология белгечлеген үзләштергән, магистратураны тәмамлаган. Ләкин студент вакытында ук тормыш юлын башка юнәлештә алып китә. Балачак кызыксынулары: 3 яшьтән башлап рәсем ясаулары, рәсемле китаплар белән мавыгулары җиңгән, күрәсең. Комикслар, төрекләрчә әйтсәк «сызгы романнар» ясый, студент чагында анимацион программаларны үзлегеннән өйрәнә. Шулай итеп, мультфильмнар иҗат итәргә керешә. Беренче мультфильмнарны Мостафа берүзе генә эшли һәм проектларын Төркия радио-телевидения компаниясенә — «ТРТ» каналына тәкъдим итә. Аннары шәхси студиясен оештыра. Искешәһәрдәге офисының үзенчәлекле дизайнын — мохитен да үзе иҗат иткән.

Сөйләшүне исә «Рәсемле фильм» (Resımlı Fılım) студиясе җитәкчесе без яраткан совет мультфильмнарын искә төшерүдән башлады…

— Төркиядә советларның «Союзмультфильм», Американың «Дисней» студияләрен яхшы беләләр… Совет мультфильмнары бик мәшһүр. Советлар сәнгатькә әһәмият биргән өчен дә мультфильм ясау мәктәбе алга киткән, Россиянең тәҗрибәсе зур. Идеологияне көчәйтү өчен дә игътибар бирелгәндер. Мультфильм ясау бик бәһале булганга күрә, элек хөкүмәт карамагында эшләгәннәр. Мультфильм рәсемнәрен кул белән ясап, фотога төшергәннәр, шул фотоларны уйнатканнар. Хәзер инде технологияләр алга китте, махсус компьютер программалары барлыкка килде. Бу яктан караганда, хәзер чит илләр алда бара.

Төркиядә мультфильмнарны ясау эше ни рәвешле корылган?

— Бүгенге көндә Төркиядә мультфильм ясау белән шөгыльләнүче 10-15 компания, 8-10 студия бар. Без уртак бер җәмгыять төзергә тырышабыз. Җәмгыять хөкүмәт белән элемтәләр корырга һәм хөкүмәттән ярдәм алу өчен кирәк.

«Рәсемле фильм» студиясенең эшен 2010 елда Истанбулда башлап җибәргән идем. Әмма анда профессиональләр табылмады. Шул сәбәпле 2012 елда Искешәһәргә күчтек. Биредә Анадола университетында анимация бүлеге бар. Анда фильм, видео, анимация һәм мультимедианың технологияләрен өйрәнәләр. Реклама, телевидения, кино өлкәләрендә эшли алырлык, заманча технологияләрне үзләштергән рәссамнәр әзерлиләр. Әлеге бүлек студентлары бездә стажировка үтәләр, тәҗрибә туплыйлар.

— Мультфильм ничек иҗат ителә...

— Иң башта сценариясе языла. Шуңа карап, өлешләп рәсемнәр ясала. Аннары махсус программалар ярдәмендә геройларны хәрәкәтләндерә башлыйлар. Монда төп эш сөяк системасын төзүдән тора. Ул сөякләрнең берсен хәрәкәтләндергәндә, башкалары аңар иярә. Бу җепкә бәйләнгән курчакларны йөрткән, уйнаткан кебек. Аннары төсләр сайлап буяу кирәк, моннан тыш фонны ясыйбыз. Театр артистлары ярдәмендә геройларны сөйләштерәбез, төрле тавышлар бирәбез, музыкасын иҗат итәбез.

— ...һәм ул нинди булырга тиеш?

— Бер үк вакытта педагоглар белән сөйләшәбез. Алардан да киңәш алабыз. Кечкенә бала бер нәрсәне озак тыңлый алмый. Аларга кыска итеп аңлатырга кирәк. Шунысы да мөһим, балага үзе күргән әйберләр турында сөйләсәң әйбәт. Эчтәлек катлаулы, катлы-катлы булырга тиеш түгел, гади, кабул итәргә җиңел, аңлаешлы булсын. Төсләр җанлы кирәк – ялтыр-йолтыр килеп торсын. Җыр яраталар һәм алар кабатланса тагын да яхшы. Балалар бер сериалны әллә ничә мәртәбә карый. Шуңа күрә телеканаллар бер үк мультфильмны төрле вакытта кабатлап күрсәтәләр.

Карап утырганда, мультфильмнарны ясау бик җиңелдер кебек тоела. Хактан да шулаймы?

— Иң алдан яңа бер фикер, проект уйлау кыен. Икенчедән, акча күп кирәк. Кыйммәтле эш булганга күрә һәркем мультфильмнар ясау белән шөгыльләнә алмый. Мәсәлән, Американың „Пиксар“ анимацион студиясе дөнья күләмендә күрсәтелә торган кинолар ясый. Аларның бер киносы 150 миллион долларга төшә. „Пиксар“ өч үлчәмдә ясый, моның өчен исә тагын да кыйммәтлерәк җиһазлар кирәк, чыгымы күп. Мин үзем бу вариантны кабул итмим, 2 үлчәмдә ясау кызыклырак. Без шулай эшлибез дә. Японнар да ике үлчәмдә ясыйлар, әмма алар рәсемне якынайта, ерагайта торган эффект өстиләр. Ике яки өч үлчәмдәме, телевидения өчен бит аерма юк. Вакыт кыйммәте икесенә дә бер үк.

Мостафа әфәнде, әйдәгез хәзер мультфильмнарыгыз белән таныштырыгыз.

— Безнең эшләрне resimlifilim.com, trt.tv сайтларыннан күреп була. Бүгенге көндә алты мультфильмыбыз һәм башка анимацион проектларыбыз бар. «Кечкенә мәсәлләр» (Minyatür Masallar), «Безнең бишек җырлары» (Bizim Ninniler), «Борын-борын заманда» (Bir Varmış Bir Yokmuş), «Маиса һәм Болыт» (Maysa ve Bulut), «Эгей белән Гага» (Ege ile Gaga)… Алар күп серияле, 70-80 бүлектән тора.

«Эгей белән Гага» Япониядә уздырылган мәгълүмат чаралары халыкара конкурсының финалына чыкты, югары бәяләмә алды. Төркиядә дә Эгей исемле малай һәм аның карга дусты турында бик яратып карыйлар. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга, ягъни алты яшькә кадәргеләр өчен әзерләнгән бу проект табигатьне, тирә-як мохитне танып-белергә өйрәтә. Мәсәлән, төп геройлар – бәләкәй малай һәм карга җирдә бер эз күрәләр. Шуннан әлеге эзне кем калдырганны белергә телиләр. Ул — елан эзе булып чыга. Проект менә шундый балалар кызыксынуын күрсәтә һәм аларның күп кенә сорауларына җавап бирә торган маҗаралардан тора. Төркия радио-телевидения компаниясенең балалар каналы (TRT-Çocuk) өчен эшләнде, 88 серия ясарга килешү төзелгән иде. Бүгенге көндә 80ләп серия әзерләнде. Айга бишәрне ясыйбыз.

2011 елда «Кечкенә мәсәлләр»не чыгардык. «Эгей белән Гага»дан ул аерылып тора, монда игътибарны күбрәк сүзләргә юнәлтергә тырыштык. Чөнки мәсәлнең сүзе, сабагы мөһим. Элеккеге төрки мәсәлләрне рәсемнәр белән бирдек.

Бу очракта мультфильм бер күңелле тәрбия чарасы булып тора. Ә алар аша тарихны өйрәтеп буламы?

— Мин ибен Фадлан сәяхәтнамәсен укыдым. Бик кызык сәяхәтнамә. Тарихчы галим Зәки Вәлиди бит аны Иранда тапкан. Әсәрне укыгач болгарлар турында белдем. Үзем әле Болгарда булмасам да, шул сәяхатнәмәгә нигезләнеп, бер проект әзерли башладым… Алга таба аны дәвам итү теләге бар. Чөнки безнең тарихи һәм аерым бер халыкның күчмә тормышын яктырткан мультфильм ясау тәҗрибәсе бар инде. «Маиса һәм Болыт» — Төркиядә күчмә тормыш белән яшәүче, терлекчелек белән шөгыльләнүче йөрекләр тарихы турында. 70 бүлектән торган мультфильмда аларның хәзерге тормышлары күрсәтелсә дә, киемнәрен тарихи итеп ясадык. Әлеге проектта ибн Фадлан сәяхатнәмәсенең дә бер кыска өлешен файдаландым. Гомумән, өлкәннәр өчен төшерелгән тарихи сериаллар, мультфильмнар тарихка игътибарны бик нык арттыра, тарихны өйрәнергә, белергә этәрә. Шуңа күрә бу юнәлештә балалар өчен дә эшләү мөһим.

Ә балаларның ушы киткән бәләкәй геройларны башкача файдаланып буламы?

— Безнең тагын бер юнәлеш бар, танылган мультфильмнарыбызны театр итеп уйнарга ниятләдек. Шуларны мәктәпләргә барып укучыларга күрсәтәбез. Мәсәлән, «Эгей белән Гага»ны балалар бик ярата, театрын да карарлар.

Татарстан балаларына мультфильмнарыгызны тәкъдим итәр идегезме?

— Теләгәндә, безнең сериалларны татарчага тәрҗемә итеп, Татарстанда да күрсәтергә мөмкин. Алар татар балаларына да кызык булыр иде. Мин аларны «ТРТ»дан алып бирә алам.

Айзирәк Гәрәева-Акчура, Төркия
ОбществоКультураИстория Татарстан

Новости партнеров