«Төркия нефтьчелегенең торгызылуында һәйкәл куелачак әдәмнәр сайланса, болардан берсе Кәмал Локман»

«Реальное время» продолжает говорить по-татарски. Очерк о первом нефтяном инженере Турции — представителе татарской диаспоры

Первый нефтяной инженер Турции Кемаль Локман (1899—1976) является крупнейшим пионером, лидером в области исследований и добычи нефти в Турции. Он автор десятков научных очерков о развитии нефтяной промышленности. В 1930 году К. Локман в Анкаре организовал первую конференцию, которая была посвящена нефтяной индустрии. А его книга «Петрол хакында бер конференция» («Конференция о нефти») является первой научной книгой на турецком языке о «черном золоте». Автор «Реального времени» Айзиряк Гараева-Акчура в этот раз знакомит нас с историей этого уникального татарина.

Биек тауның башы гына якын күренә, төбе еракта була. Юкка гына болай әйтмиләр, күрәсең. Төркия нефть индустриясенең атаклы шәхесе Кәмал Локманның татар булуы хакында ишеткәч, иң беренче чиратта, Истанбулдагы «Идел-Урал» татар-башкорт җәмгыяте аша, Төркия Нефть инженерлары палатасына мәгълүмат сорап хат юлладым.

Һәм түбәндәге җавапны алдым:

«Кәмал Локман (1899—1976): югары нефть инженеры. Казахстандагы Казалы шәһәрендә туды. Башлангыч белемне мәмләкәтендә алганнан соң Госманлы Императорлыгына килеп урта белем алды һәм лицей бетерде. Җөмһүрият хөкүмәтенең Европада укыткан беренче нефть инженеры буларак, Гренобльнең (Франция) политехник институтында, бераз соңрак Страсбургта Югары милли нефть мәктәбен тәмамлады. 1929 да Төркиягә килеп, Җир асты байлыкларын тикшерү һәм эзләү (Maden Tetkik ve Arama Enstitüsü) институтында башта төрле нефть оешмаларында дәүләт хезмәткәре буларак эшли һәм Төркиядәге нефть индустриясе үсешенә җитәкчелек итә. 1957 дә Төркия Җөмһүрияте нефть оешмасы (T.C. Petrol Dairesi) башлыгы була.

Өлкәбездә нефть индустриясе башлангычыннан алып, мәсләгебезнең һәр этабында эшләп, Раман һәм Гарзан нефтьләрен табуда турыдан-туры хезмәт итә. 1963 елда Төркия Бөек Милләт Мәҗлесендә сәнәгать һәм энергетика министры Фәтхи Челикбаш тарафыннан мәсләге буенча хезмәтенең мөһимлеге: «Әгәр дә Төркия нефтьчелегенең торгызылуында һәм үсешендә һәйкәл куелачак әдәмнәр сайланса, болардан берсе — Кәмал Локмандыр» җөмләсе белән аерып күрсәтелә.

1970 елның 13 апрелендә Төркия архитекторлары, инженерлары палаталары берлегенең (TMMOB) 17-нче корылтаенда Нефть инженерлары палатасын оештыру карары кабул ителә. Монда Кәмал Локман — Нефть инженерлары палатасын коручы һәм беренче рәис буларак, идарә әгъзалары Касыйм Өндер, Мехмет Гүрел, Бедии Динчер, Рәшит Җәйлан, Хулуси Берилген һәм Сәлаһи Дикер белән берлектә катнашты».

«Әгәр дә Төркия нефтьчелегенең торгызылуында һәм үсешендә һәйкәл куелачак әдәмнәр сайланса, болардан берсе — Кәмал Локмандыр»

Менә бит, әллә кайдан күренеп торган тау икән, ләбаса!

Җавап хатында, чыганак буларак, Гаяз Исхакыйның кызы, галимә Сәгадәт Чагатай һәм журналист Наилә Бинарк язмалары да күрсәтелгән, нефтьченең китап исемлеге бирелгән. Әлбәттә, әлеге Төркиядә туып-үскән, яшәгән, зур хезмәт куйган ике татар ханымы язмаларын тулысынча табып укыгач, Кәмал Локманның нинди шәхес булуы күбрәк ачыкланды.

Сәгадәт Чагатайның Кәмал бәй вафатыннан соң «Әзербәйҗан» журналында басылган истәлек язмасыннан бер өзек: «… Мәрхүм Кәмал бәй үзенең туган һәм балачагы узган, бабалары туып-үскән Идел-Урал һәм Төркистан өлкәсен һич онытмас. Бөтен илдәшләрен дус тотар, аларга төрле ярдәм күрсәтер. Төрки өлкәләрнең төрле җирләреннән килгән мөһаҗир дусларыбызның әтиләре кебек иде. Һәрберсен самими каршылар, кулыннан килгән кадәр ярдәм итәр, эш җире табар, урнаштырыр...»

«Әтиләре кебек иде» дигәнне ачыклагандай, Анкара татары, сигезенче дистәсен ваклап килгән Наилә ханым Бенарк телефоннан сөйләшкәндә шундый сүзләр әйтте: «Кәмал бәй 268 кешене эшкә урнаштырдым дия иде...»

Аннары исә, инженер тарихчы нефтьченең дистәдән артык язмалары, китаплары, шул ук күләмдә башка авторларның мәкаләләре белән танышкач, шактый күләмле бәян язылды һәм аны «Казан Утлары»на юлладым, ул журналның октябрь санында басылып чыкты. Ниятем — әлеге шәхес язмышы аша татарларның тырышлыгын, булдыклылыгын тагын бер кат белгертү иде. Һәм дөньякүләм нефть өлкәсенә үзеннән саллы өлеш керткән бер татар булганлыгын күрсәтү иде. Әмма… Тормышта әле дә татарларны галәмгә кадәр күтәрүдән куркулар, вакыйгаларны кире кагарга ашыгулар күзәтелеп тора.

Мондый вәзгыятьнең вакытлыча күренеш булып калуын теләп, татарлар тырышлыгын, булганлыгын күрсәтүне һәм Кәмал Локман турында язуны дәвам гына итә алам. Ләкин, халык мәкалендәгечә, биек тауга якынайган саен, төбе тагын да ераклаша бара шул. Кәмал Локман турында әле кат-кат язасы, өйрәнәсе икән…

Нефтьченең дистәдән артык язмалары, китаплары, шул ук күләмдә башка авторларның мәкаләләре бар

Төркия Бөек Милләт Мәҗлесендә якланган белгеч

Иң беренче чиратта Төркия Нефть инженерлары палатасы җавап хатында язылган — Төркия Бөек Милләт Мәҗлесендә яңгыраган сүзләргә тукталыйк. Чыннан да Кәмал Локман Төркия Парламенты утырышында телгә алынганмы? Әйе. Һәм моның артында бер тәнкыйди язма тудырган депутатлар бәхәсе ята.

1963 елның 26 июнендә узган Милләт Мәҗлесе утырышында, күп сандагы мәсьәләләр карала. Милләт вәкиле, ягъни депутат Ихсан Атаөв сәнәгать өлкәсенә кагылышлы тәнкыйди чыгыш ясый. Сүзен нефтьчеләргә кагылышлы мәгълүматлардан башлый. 1963 елның 28 маенда Франкфуртта дөнья нефть конгрессы башлануын һәм мәҗлес утырыш көннәрендә дә дәвам итүен искәртә. Шушы вакыйга уңаеннан Төркиядә нәшер ителүче «Yeni Sabah» («Яңа иртә») газетасында мәкалә чыгуын һәм анда конгресска киткән нефтьчеләргә карата тәнкыйди сүзләр язылуын сөйли. Мәкаләдә Кәмал Локман хакында да әйтелә. Аның лаеклы ялга чыгуы (бу вакытта аңар 63 яшь була), әмма кабат эшкә алынуына һәм шушы дөньякүләм чарага җибәрелүенә дәгъва белдерелә. Депутат Ихсан Атаөв ясаган озын-озын чыгышның бер кыска өлеше менә шулай Кәмал Локманга да кагыла.

Тәнкыйди чыгышка сәнәгать һәм энергетика министры Фәтхи Челикбаш җавап бирә. Ихсан Атаөвнең һәр сүзенә диярлек үз фикерен әйтеп, аңлатып барган ул. Аның да чыгышы кыска түгел. Депутат Ихсан Атаөв сүзен Кәмал Локман белән диярлек башлаган булса, Фәтхи Челикбаш Кәмал Локман хакында әйткәч, «Афәрин!» сүзләре белән хуплана. Милли Мәҗлес архивында сакланган утырыш беркетмәсеннән өзек:

«Фәтхи Челикбаш:… Нефть конгрессына килгәндә, газетада чыккан язудан соңрак мәшгуль булдым. Ике кыйммәтле, югары дәрәҗәле инженер белән күрештем. Инглизчә тәблигләреннән (презентациядән) берсен миңа калдырдылар. Уңышлар дидем, киттеләр. Ихсан Атаөв тарафыннан Кемал Локманның Нефть оешмасында эшләүче бер иптәш буларак китүе тәнкыйть ителде. Хәзер иптәшләр әйтерләр: «Әгәр дә Төркия нефтьчелегенең торгызылуында һәм үсешендә һәйкәл куелачак әдәмнәр сайланса, болардан берсе Кәмал Локмандыр». Шушындый бер иптәшнең үз оешмасы делегациясе белән китәргә мөмкинлеге юк икән, аның миңа бәйле башка оешмалардан конгресска китүенә, әгәр закон буенча гаеп булмаса, мин бик шатланырмын. Һәм гаеп булса, гаепне кабул итәрмен» (Җөмһүрият халык партиясе депутатларыннан «браво!» тавышлары ишетелә)».

Кәмал Локманны каралтырга теләүчеләр алдында, министр бар гаепне үзенә алып, калкан төсле баскан түгелме?! «Браво» тавышлары ишетелү исә, аның бу гамәлен башка күпләр яклаганны күрсәтә.

Бу уңайдан нефтьче үзе ни уйлагандыр, мәгълүматым юк. Ә менә «VI нчы Дөнья нефть конгрессы» дип аталган мәкаләсен («VI ncı dünya petrol kongresi», «Bilimsel Madencilik», №12, 1964) ул фәнни төгәллек белән язган. Әлеге хисап тулысынча 1963 елның 19—20 июнь көннәрендә узган конгрессның тарихын, ни рәвешле узганын, төрекләрнең ничек катнашуын күрсәтә. Шунысы сизелә, Кәмал Локман дөньякүләм тәҗрибә туплау чарасында катнашучыларга игътибар юнәлткән. Әйтик, конгресска килгән илләр һәм делегатлар санын бирә. Узганнарында Төркиядән санаулы гына кеше баруын, ә бу юлы 30 кеше катнашуын әйтә. Моны ул Төркиядәге нефть индустриясенең ныгый баруы белән аңлата.

Моннан тыш Кәмал Локман инженер, геолог буларак илдә нефть индустриясен коруның һәм аны тотуның икътисадый чыгымнары, файдасы, нәтиҗәсе хакында яза

Башкаларга килгәндә, барлыгы 64 ил катнашкан. Совет иленнән — 50 делегат, Согуд Гарәбстаныннан — 10, Ираннан — 98, АКШтан — 1021, Кытайдан — 4, Япониядән — 128, Финляндиядән — 8, Австралия — 8… Барлыгы 5859 делегат катнаша, шуларның 1685 җәмгате белән килә. Ә алтынчы конгрессның даими идарә әгъзаларына килгәндә, анда 15 нефть белгече сайланган. Совет Русиясеннән профессор М.Нагиев (Әзербайҗан) күрсәтелгән.

«Алтынчы Конгресста 41 милләт милли комитетлары белән катнашты. Һәр милләт үзләренең милли комитет башлыклары белән мәмләкәтләрен тәкъдим итте», — дип яза К. Локман. Без исә хәзер, Төркия делегаты буларак конгресста татар милләте вәкиле дә катнашуын аңлап утырабыз. Шуны да әйтергә кирәк, милләтешебезнең бу зур чарада беренче мәртәбә катнашуы булмый. Ул 1951 елда ук Голландиядә үткәрелгән бишенче конгресста Төркияне тәкъдим иткән.

Нефть хакында бер конференция...

Шулай да, ни өчен Төркия министры бар депутатлар алдында Кәмал Локманны шул дәрәҗәдә күтәреп һәм яклап чыга алган соң? Миңем фикеремчә, нефть өлкәсенең илләрара мөнәсәбәттә нинди роль уйнаганын иң беренчеләрдән аңлаган һәм аңлаткан бер төрки шәхес булган өчен. Моны исә аның 1930 елда ук Төркиядә кара алтын табучыларга бәйле тәүге конференцияне уздыруы һәм анда яңгыраткан фикерләре раслый. Алдагы бер гасырга — 20 нче гасырга бу өлкәгә бәйле икътисадый- иҗтимагый-сәяси фаразлар ясаган ул.

«Нефть инженеры Кәмал Локман бәй яз көне «Төрк учаклары үзәге»ндә уздырган нефть сәнәгате һәм Төркия нефть ятмалары хакындагы конференцияне кечкенә бер китап рәвешендә нәшер итте. Турыдан-туры һәм зур бер кызыксыну белән тыңланган бу конференциядә ул, нефть ятмалары чыгартылган тәкъдирдә иктисадый тормышыбызда барлыкка киләчәк үзгәрешләрне саннар белән аңлатты. Кәмал Локман нефтьне табу өчен батырлык кирәклеге хакында сөйләде», — дип яза «Төрк Йорты» журналы («Китаплар һәм җурналлар арасында» сәхифәсе, 1930, ноябрь).

Ягъни, бу язмада 1930 елның 31 мартында Анкара «Төрк учаклары» үзәгендә Кәмал Локман уздырган «Нефть хакында бер конференция»нең ярты елдан соң китабы нәшер ителүе хәбәр ителә. Хәзер шул зур кызыксыну уяткан чарада яңгыраган фикерләр тупланган китапка күзәтү ясыйк.

1930 елның 31 мартында Анкара «Төрк учаклары» үзәгендә Кәмал Локман уздырган «Нефть хакында бер конференция»нең ярты елдан соң китабы нәшер ителүе хәбәр ителә

Китапта конференциянең максаты: «Нефтьнең икътисадый һәм халыкара (милләтара) әһәмияте хакында кыскача бер фикер бирүдән гыйбарәт»,- дип билгеләнгән. Кәмал Локман нефтьнең ике сыйфатын билгели. Нефть — Беренче Бөтендөнья сугышына кадәр сәүдә товары. Ягъни, коммерция өлкәсендә әһәмияткә ия тармак. Сугыштан соң исә сәяси страдегиягә әйләнә. Ул Лорд Гурзонның (Керзон) Лонданда узган бер конференциядә: «… союзникларның немецларны җиңүе — нефтьнең күмерне җиңүе», — дип әйтүен, нефтьнең кораллар кадәр мөһим булганына ишарәт, дип атый.

Китапта нефтьнең халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрдә әһәмияте күрсәтелә һәм нәтиҗә буларак нефть сәясәте концепциясенең барлыкка килүенә басым ясала. Элеккеге чорларның «таш чоры», «тимер чоры» булганы кебек «20 нче гасыр — нефть дәвере» булыр диелә. Моннан тыш Кәмал Локман инженер, геолог буларак илдә нефть индустриясен коруның һәм аны тотуның икътисадый чыгымнары, файдасы, нәтиҗәсе хакында яза. Ул гомуми сүзләр белән фикер йөртми. Ә саннар, фәнни, экономик, акчалата хисаплар аша вәзгыятьне тасвирлый, әйткәннәрен дәлилли.

Төркия нефть индустриясенә багышланган беренче конференцияне үткәрүе, анда яңгыраткан фикерләре Кәмал Локманның нинди дәрәҗәдә зур белгеч, ил өчен кыйммәтле бер шәхес булуын аңлата. Ә бит ул вакытта аңар бары 31 яшь була…

Яшь буын өчен ул — Төркия Җөмһүрияте нефть индустриясе башлангычында торган, нефть тарихын язган һәм бу өлкәне фәнни яктан тикшерүгә нигез салган галим

Нефть тикшерү һәм табу лидеры

Төркиянең тарих һәм халыкара элемтәләр профессоры, Татарстан Фәннәр академиясе әгъзасы Надир Дәүләт язганнарга караганда, Кәмал Локман нефтьчеләргә кагылышлы 7 конференция биргән, 37 фәнни һәм техник хисап язган.

Хәзерге вакытта Кәмал Локманны Төркиядә кем буларак таныйлар соң? Аның уку йортларында күп сандагы фәнни, тарихи китаплары өйрәнелә. Димәк, яшь буын өчен ул — Төркия Җөмһүрияте нефть индустриясе башлангычында торган, ил күләмендә беренче нефть табылган урын буларак тарихка кергән Рамандагта турыдан-туры эшләгән, нефть тарихын язган һәм бу өлкәне фәнни яктан тикшерүгә нигез салган галим.

Республикада геологик эзләнүләрдә 20-нче еллардан башлап катнашкан. Төркия геологлары оешмасының җитәкчеләреннән берсе булган. Һәм җир асты байлыкларын тикшерүгә, өйрәнүгә кагылышлы китаплар язган. Димәк ул, җир белгече — мәртәбәле геолог буларак та билгеле.

Локман төркия геологлары оешмасының җитәкчеләреннән берсе булган

Шушы урында «Җөмһүрият» (2012 ел, 18 май) газетасында Кәмал Локманның һөнәри яктан кем булуын ачык күрсәткән бер мәкаләгә тукталасым килә. Язма исеме: «Беренче нефть инженерыбыз Кәмал Локман». Авторы — доктор, нефть инженеры, Төркиянең танылган фән тарихчысы, 'Bilim tarihi' («Белем тарихы») журналының 1991—1994 еллардагы мөхәррире, уннан артык китап язган Осман Ваһадир.

Тарихчы мәкаләсендә Кәмал Локманның 1930 елны уздырган конференциясе һәм аның китабы хакында мәгълүмат бирә. Әлеге вакыйгадан соң Кәмал Локман Америка нефтьчеләре берлегенә әгъза булып кабул ителә. Китабын инглиз теленә тәрҗемә итәләр. Осман Ваһадир нефть өлкәсенә багышланган конференциянең дә, китапның да Төркиядә беренче булганын ассызыклый. Китапка бәя биреп, мондый сүзләр яза: «Халыкара нефть көрәше хакында берникадәр сүз» дип аталган бүлектә, Кәмал Локман үзен нефть инженеры кебек кенә түгел, халыкара стратег кебек тота, өлкәбезнең нефть катламнары торышын тарихи һәм халыкара бәйләнешләр кысасында җентекләп аңлата. Кәмал Локман барлык тармакларда казанышларга ирешкән яшь җөмһүриятнең нефть тикшерү һәм табу өлкәсе бөек лидеры».

Югары белемле татар нефтьчесе гомеренең 36 елын нефть өлкәсенә багышлаган

Гомеренең 36 елын нефть өлкәсенә багышлаган югары белемле татар нефтьчесенә карата башка милләт белгече бәһасе менә шундый.

Кәмал Локман Ташкентта туганнары янында 1976 елда 77 яшендә мәрхүм була. «Төркиянең беренче җир белгечләреннән берсен югалттык. Кәмал Локман Ташкентта кичергән йөрәк кризисыннан соң арабыздан аерылды», — диелгән төрекчә язылган рәсми хәбәрдә. «Миллият» газетасында гаиләсе тарафыннан язылган некрологта (Төркиядә танылган шәхесләр хакында гаиләләре үз теләкләре белән шундый игъланнар урнаштыралар) «Төркия Җөмһүриятенең беренче югары белемле нефть инженеры Кәмал Локман туганнарын зыярат иткәндә Ташкентта вафат булды. Аллаһ рәхмәт әйләсен». Амин.

Тагын ни өсти алам соң?! Әлбәттә, бу шәхес белән бәйле татарлыкны аерым язасы бар. Татар мөһаҗирләреннән Садри Максуди, Гаяз Исхакый, Сания Гыйффәт, Әхмәт Тимер кебек мәшһүрләребез белән танышлыгы мәгълүм.

Моны да истә тоту кирәктер. Кәмал Локманның җәмәгате Сабахат ханым — Казан шәһәре галимнәреннән Кәрим хәзрәт Солтановның оныгы — Мөшфикә Өлкәнең кызы. Мөшфикәнең әтисе Күрекчебаш Салих Кәрими әфәнде була, ул Төркиядә сәүдәгәрлек белән шөгыльләнгән.

Кәмал Локман үзен нефть инженеры кебек кенә түгел, халыкара стратег кебек тота, өлкәбезнең нефть катламнары торышын тарихи һәм халыкара бәйләнешләр кысасында җентекләп аңлата

Мөшфикә ханымның улы (Сабахатның абыйсы) — Төркиянең танылган фәлсәфәчесе, профессор социолог Һилми Зыя Өлкән (1901—1974). Шулай ук Солтановлар гаиләсенең бер әгъзасы Төркиядә мәшһүр дин галиме, әүлия Абдулгазиз Бәккинә булганы билгеле.

Менә шулай, әйткәнемчә, биек тауның башы гына якын күренә, төбе әле бик еракта. Әмма татар халкының авыр ташны кузгатсаң, җиңеләя, дигән сүзе дә бар бит. Шуңа күрә дөньякүләм нефть индустриясенең мөхтәрәм бер заты — татар нефтьчесенә кагылышлы язмалар алга таба да язылыр.

Айзирәк Гәрәева-Акчура, Төркия
ОбществоИсторияПромышленностьНефть Татарстан

Новости партнеров